Бирюковлар: "Аңлашып яшәүгә ни җитә!"

Николаевка районы Никулино станциясе бистәсендә гомер кичерүче Айсә Исмәт улы белән Рәйсә Вильдан кызы Бирюковлар 4 ноябрьдә Алтын туйларын билгеләп үтәләр.

    Менә инде илле ел бер сукмактан атлаучы Айсә Исмәт улы белән Рәйсә Вильдан кызы Бирюковларга, чынлап та, сокланып туймаслык. Алар арасындагы җылы мөнәсәбәт, бер-берсен күз карашыннан ук аңлап яшәүләре әле яңа гына өйләнешкән яшь парны хәтерләтә. Ярты гасыр иңне-иңгә куеп, пар канатлар булып, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны уртак итеп яшәүче Айсә абый hәм Рәйсә апа белән кабат-кабат очрашасы, аралашасы килеп тора.

    Зур Чирекле авылында туып үскән Айсә Исмәт улы бөтен гомерен, хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлый. Аңа озак еллар дәвамында җаваплы эшләр башкарырга туры килә. Ул унсигез ел буе «Искра» колхозына җитәкчелек итә. Нәкъ менә шул чорда күмәк хуҗалык яңарып, алдынгылар сафына чыга, Зур Чирекле авылы замана белән бергә атлый башлый.

    Мәхәббәте ташып торган, көчле, тырыш егет авылда китапханәче булып эшләүче чибәр кыз Рәйсәгә гашыйк була. Сылу кыз нәселе, ата-бабасы абруйлы булган акыллы, тәртипле Айсәнең тәкъдименә каршы килми. Рәйсә Вильдан кызына 19 яшь тулган көннәрдә яшьләр гөрләтеп туй үткәрәләр һәм матур гына яши башлыйлар. Бер-бер артлы ике уллары - Илдар белән Рәис дөньяга килә. Балалары бөтен гомерләрен туган җиргә багышлаган әти-әниләреннән белемле, тырыш, хезмәт сөючән булырга өйрәнеп үсәләр.

    Бүген Айсә абый белән Рәйсә апа балдан татлы оныкларының уңышларына сөенеп, бәхетле, тыныч картлык көннәре кичерәләр. Олы уллары Илдар, киленнәре Лия, оныклары Динара белән Диния Самара шәhәрендә яшиләр. Ә икенче уллары Рәис, киленнәре Гөлнур, оныклары Айсылу белән Нурсинә Радищево район үзәгендә гомер итәләр. Ял көннәре, бәйрәмнәр җитсә, алар туган нигезләренә ашкынып кайта. Айсә абый аларны капка каршына чыгып, ачык йөз белән, колач җәеп каршы ала. Ә аш-суга уңган Рәйсә апа йөгерә-йөгерә табын әзерли. Ул бөтен күңелен биреп пешергән тәмле ризыклардан өстәл тәмам сыгылып тора. Бала-оныклары әбекайларының духовкада махсус рецепт буенча пешергән казын аеруча яраталар.

    Айсә абый белән Рәйсә апа язмыш сынауларына бирешмичә, авырлыклар алдында югалып калмыйча, бер-берсен аңлап, матур гына гомер көзенә кереп баралар. Алтын туйларын билгеләп үтүче әлеге парның бәхетле булып яшәү сере дә мәгълүм. Бер-береңне хөрмәт итәргә, сынаулар килгәндә сабырлык hәм түземлек күрсәтергә, вакытында дәшми калырга hәм юл бирә белергә кирәк, ди алар, бәхетле елмаеп.

    Рузия ХӘЛИМОВА,

    Николаевка районы.