«Комсомол безне яхшылыкка гына өйрәтте»

Иске Майна районы Иске Кызылсу авылы клубында Ульяновск өлкә комсомол оешмасының 100 еллык юбилеена багышланган тематик чара узды. Анда танылган авылдашыбыз – яшьләр оешмасы ветераны Бакый Гарифулла улы Галлямов чакырылган иде.

    Бакый абыйга алтмышынчы еллар уртасында Иске Кызылсу авылы күмәк хуҗалыгының комсомол оешмасы секретаре булып эшләргә туры килә. Телгә оста, үз сүзендә тора белүче, тәвәккәл, актив авылдашыбыз мәктәптә укыган вакытта ук инде комсомол яшьләренең лидеры сыйфатында таныла. Ә Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, авыл яшьләре аны комсорг итеп сайлап куялар. Ул классташлары белән бергә район үзәге Кече Кандалга баруы, анда часовой рәвешендә Кызыл Байрак янында 40 минут басып торуы hәм комсомол яшьләренең Туган илгә ярдәм итүе - Кече Кандал аша узучы «узкоколейка» буйлап килгән вагоннан силикат кирпечне кул белән бушатуда катнашуы турында кызыклы hәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Ак кирпечне шунда беренче тапкыр үз күзләре белән күргән икән. Авылга кайткач, шул турыда яшьтәшләремә сөйләгән идем, кит моннан, ялганлама, кирпеч ник ак булсын инде, диделәр, дип көлдереп алды Бакый абый. 12 километр юлны ат белән үттек, мәктәпнең пионер вожатые Фәридә апа Гиматова «Следы на снегу» дип аталган әсәрнең эчтәлеген сөйләп барды, эх, кая китте икән шул матур, күңелле чаклар, дип көрсенеп куйды күптән түгел генә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән хөрмәтле кунагыбыз. Авыл хакимияте башлыгы Мансур абый Габунов аңа, комсомол сезгә нәрсә бирде соң, дип соравын җиткерде. Комсомол оешмасы без – яшьләрне тәртипле, ярдәмчел, тырыш булырга, башкаларга үрнәк күрсәтеп яшәргә, икенче төрле әйткәндә, бары тик яхшылыкка гына өйрәтте, шуңа да без матур, бәхетле киләчәккә ышандык hәм аны үз кулларыбыз белән булдырырга омтылдык, диде Бакый абый. Кадерле кунагыбыз заманында Иске Кызылсу кырларында искиткеч тәмле карбыз үстерүләре, аларны тау башыннан тәгәрәтеп төшереп, ярылгач рәхәтләнеп көлешә-көлешә ашаулары, бал белән сыйланулары hәм 27 ел буе колхоз сөтен машина белән район үзәгенә молокозаводка ташуы турында да искә төшереп сөйләде. Ә инде очрашу тәмамлангач, Бакый абый олы ядкарьгә тиң булган үзенең кызыл тышлы комсомол билетын саклык белән генә кулына алды да, ак кәгазьгә төреп куйды. Куе томаннар артында калган гүзәл яшьлек елларыбыз комсомол оешмасы, менә шушы документ белән бәйле, диде ул, канәгатьлек хисе кичереп.

Хаҗия НАСИБУЛЛИНА,

Иске Кызылсу авыл  клубы җитәкчесе.