Укытучылар укытучысы

Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылында гомер итүче педагогик хезмәт ветераны Флёра Габбаз кызы Хуснуллова (Нуруллова) 27 октябрьдә 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.

    Яраткан укытучыбыз Флёра Габбаз кызы бөтен гомерен, хезмәт елларын балаларга белем hәм тәрбия бирүгә багышлады. Ул хәзер инде куе томаннар артында калган гүзәл яшьлек елларында Зирекле Куак авылы мәктәбен уңышлы тәмамлап, Мәләкәс укытучылар институтына укырга керә. Аннары туган авылында тәҗрибәле рус теле hәм әдәбияты укытучысы, мәктәп директоры урынбасары булып эшләде. Укытучыларга методик яктан hәрвакыт ярдәм күрсәтүче, татар авылында туып үскән балаларга рус теленең үзенчәлекләрен, рус әдәбиятының матурлыгын таба белергә өйрәтүче мөгаллимә ул. Яңа бинада кабинет системасы булдырып, яңа технологияләр белән укытуны беренче булып керткән бай тәҗрибәле педагог-методист та иде әле ул. Ә яшь укытучыларга төпле киңәшләре, нәтиҗәле эш ысулары, җылы сүзе белән булышырга тырышты.

    Флёра Габбаз кызының тормыш иптәше Ахтәм Кәлимулла улы Нуруллов озак еллар мәктәбебезне җитәкләде. Уллары Илгизәр Ахтәм улы да мәгариф учагында эшләде. Яраткан укытучыбыз күптән инде лаеклы ялда, хәзер ул оныклары Эрик белән Эриканың уңышларына куанып яши. Алар икесе дә хокук белгече, ягъни юрист hөнәрен сайладылар. Оныгы Эрика  Илгизәр кызы быел Рязань югары хәрби десант училищесын уңышлы тәмамлады.

    Кадерле укытучыбыз! Сезне олы юбилеегыз уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз hәм корычтай нык исәнлек, тигез озын  гомер, бәхетле, тыныч картлык көннәре, бала-оныкларыгызның игелеген күреп, безне шатландырып тагын озак еллар яшәвегезне телибез. Көннәрегез сөенечтә үтсен, кайгы-хәсрәт беркайчан да күрмәгез. Сез - якыннарыгыз hәм туганнарыгызның, укучыларыгыз hәм авылдашларыгызның олы хөрмәтен hәм ихтирамын казанган абруйлы шәхес. Төрле елларда укыткан укучыларыгыз Сезгe бары тик рәхмәт сүзләре генә юллыйлар. Сез безгә бүген дә үрнәк булып торасыз. Күбебезнең укытучы hөнәрен сайлавында Сезнең йогынтыгыз зур булды. Киләчәктә укучыларыгызның мәрхәмәтен тоеп яшәргә насыйп итсен. Гадел, намуслы, кешелекле булырга, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен сакларга hәм яратырга өйрәттегез. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә!

    Олы ихтирам белән, Димитровград шәhәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе укытучысы Нурия Җават кызы ХАФИЯТУЛЛОВА.