Адәм баласы ниләр генә күрми...

Минем нәсел тамырларым Иске Майна районының Иске Кызылсу авылына барып тоташа. Әби-бабаларым hәм әти-әнием шунда туып үскәннәр hәм гомер иткәннәр.

    Утызынчы елларда колхозлар төзи башлагач, бабаларыма «кулак» дигән ярлык тагып, нахакка рәнҗетеп, бөтен нәрсәләрен, бар мал-мөлкәтләрен көчләп тартып алалар. Мисал өчен, Хасиб бабайның зур йортын сүтеп, колхозның өч бригадасында да өйләр салып куялар. Халык аны, Хасиблар станы, дип йөрткән. Ә үзен ун елга сөргенгә озаталар. Биш елдан соң ул Олы Кандал авылында үлә. Бөек Ватан сугышы башлангач, улы Миннәхмәт абый доброволец булып Туган илне, газиз Ватанны яклау өчен фронтка китә. 18 яше дә тулмаган егет Украина җирендә фашистларга каршы сугышта батырларча hәлак була.

    Сафа бабай - әтинең әтисе данлыклы сәүдәгәр Марков белән бергә эш иткән. Аның Мәләкәс базарында сәүдә рәтләре була. Ә Иске Кызылсу авылында олы юл буена сузылып киткән басуларны, Марков кырлары, дип йөрткәннәр. Бабам менә шул кырларны контрольдә тоткан, ягъни чәчү hәм уңышны җыеп алу эшләрен оештырган. Авылда Совет власте урнашуы турында хәбәр таралгач, Сафа бабайга, кызыллар бүген төнлә сине кулга алачаклар, дип яшертен генә килеп әйтәләр. Шуннан соң ул Yзбәкстан якларына җәяү чыгып китә. Ә инде анда да власть большевиклар кулына күчкәч, ерак Төркиягә юл тота. Шулай итеп, бабабыз белән элемтә өзелә. Аның hәлак булуы турында хәбәр җиткерәләр.

    Куштаннар авылдан куып җибәргәч, әти-әнием төрле җирләрдә нужа күрәләр hәм Ленинград шәhәренә барып төпләнергә ниятлиләр. Көтмәгәндә-уйламаганда, Бөек Ватан сугышы башлана. Фашистлар Нева елгасы буендагы шәhәрне блокадага алалар.  Мин – дәhшәтле сугыш чоры баласы, 1944 елда туганмын. Әти-әниемә блокадалы Ленинградтан эвакуация буенча качып чыгып, прицеплы вагон белән Мәләкәскә кадәр кайтырга насыйп итә. Мескен әтиебезнең гаиләсен авылга, Кызылсуга кайтарып урнаштырырга вакыты да, мөмкинлеге дә булмый. Ул безне Мулловкада калдыра да, үзе сугышка чыгып китә. Мәскәү тирәсендә барган сугышта каты яраланып, сул аягын бөтенләйгә югалта. Газиз кешебезне госпитальгә салалар. Бераз дәвалангач, аны Мәләкәс хәрби госпиталенә кайтарып җибәрәләр. Язмышның ачысын да, төчесен дә бик күп татыган, күпне күргән, күпне кичергән әтиебез яралардан арына алмыйча госпитальдә үлә. Әниебез бу ачы кайгы-хәсрәтне бик авыр кичерә. Чынлап та, адәм баласы тормыш юлында ниләр генә күрми... Туганда ук тәкъдиреңдә язылганнан берничек тә качып котыла алмыйсың шул!

    Гомәр САФИН,

Димитровград  шәhәре.

Фотода Шакир Сафа улы Сафин (1903 елгы) hәм Халидә Хасиб кызы Сафина (Юлдашева) (1905 елгы)