Көзләрнең дә була үз яме

Картлык ул - кеше гомеренең алтын чоры. Өлкән яшьтәге кешеләр көне нәкъ менә шуңа күрә дә агачлар сары төә кереп, уңышны кырлардан җыеп ала торган ел фасылында билгеләп үтелә.

    Татар автономиясенең Заволжье район бүлекчәсе hәм Яңа шәhәрнең Ленин Комсомолы проспектында урнашкан мәчет мәхәлләсе быел да бер ай дәвамында хәйриячелек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. Алар чәчләренә чал кунган, тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкән буын вәкилләренең күңелләрен күрергә тырышканнар.

    Район татар автономиясе hәм мөселман мәхәлләсе җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов ике дистәдән артык диндәшебезгә - ялгызы гына көн күрүче абый-апаларга корбан ите белән яшелчәләр наборы таратып чыккан.

    - Өлкәбез фермерлары hәм шулай ук юмарт, игелекле милләттәшләребез үз ындыр-бакчаларыннан җыеп алган көзге уңыштан мәхәлләбезгә гошер сәдакасын – бәрәңге hәм яшелчәләрен китереп тапшырдылар. Без әлеге яшелчәләрне мохтаҗ кешеләргә, ятимнәргә hәм күп балалы гаиләләргә таратабыз, картлар hәм балалар йортларына илтеп бирәбез. Yзләренең хәләл малларыннан мул итеп өлеш чыгарган ак байларыбызга - киң күңелле эшкуарларга Аллаhы Раббыбызның әҗер-саваплары насыйп итсен,- ди Рафаэль Әмин улы.

    Өлкән яшьтәге кешеләр көне уңаеннан «1 нче мәхәллә» мәчетендә җитмешкә якын диндәшебез – түбәтәйле бабайлар белән ак яулыклы әбиләр хөрмәтенә чәй эчү мәҗлесе оештырылган иде. Милләттәшләребезне мөхтәрәм җитәкчеләр - Ульяновск өлкәсенең промышленность hәм эшмәкәрлек үсеше корпорациясе рәисе Руслан Гайнетдинов, Заволжье район администрациясе башлыгы Наил Юмакулов hәм Әфган сугышы инвалидларының «Отчизна» оешмасы рәисе Сергей Антонов сәламләделәр. Алар бөтен гомерләрен намуслы, фидакарь хезмәткә багышлаган, хәзер яшьләргә hәрьяклап яхшы үрнәк күрсәтүче олы буын вәкилләренә исәнлек-саулык, тыныч, имин картлык көннәре теләделәр. Ә бу чараны оештыру максатында бик күп көч hәм тырышлык куйган тынгысыз йөрәкле Рафаэль Назмутдиновка соклануларын белдереп, рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

    Ә милли ризыклардан тәмам сыгылып торган табынны Гөлшат ханым Шарафутдинова җитәкчелегендә эшләп килүче җирле «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары тырышып, бар күңелләрен биреп әзерләгән иде. Шушы көннәрдә картлар йортына барып, ялгыз әби-бабайларны да тәмле күчтәнәчләребез белән сөендерергә җыенабыз, ди Гөлшат ханым.  

Рузия ХӘЛИМОВА.