Иске Кулаткыда «Ганеев укулары»

Иске Кулаткыда танылган меценат hәм җәмәгать эшлеклесе Эдуард Әнвәр улы Ганеев истәлегенә багышланган «Ганеев укулары» узды. Анда Губернатор администрациясе hәм өлкә Хөкүмәте, татар милли-мәдәни автономиясе hәм региональ диния нәзарәте, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

    Традицион укуларда катнашучы төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, мәгариф hәм мәдәният хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, дин әhелләре башта өч секциягә бүленеп эшләделәр. «Иске Кулаткы районы экономикасын ныгыту» темасына «түгәрәк өстәл» утырышында сүз район үcешенең төп юнәлешләре, дәүләт программаларын hәм инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләре, шулай ук аквакультура, яшелчәләр үстерү, сәүдә, азык-төлекне эшкәртү буенча кооперация элемтәләрен җәелдерү кирәклеге турында барды. Хәзер безнең алдыбызда Эдуард Ганеев башлап җибәргән эшләрне hәм күркәм традицияләрне дәвам итү бурычы тора, диде үзенең чыгышында өлкәнең промышленность hәм эшмәкәрлек үсеше корпорациясе рәисе Руслан Гайнетдинов. Ә «Авыл хатын-кызы - тормышның нигезе» дип исемләнгән секция өлкә Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Екатерина Уба җитәкчелегендә үтте. Анда өлкә Губернаторының киңәшчесе Ольга Желтова белән район башлыгы Лилия Богданова да чыгыш ясадылар. Алар гаилә кыйммәтләрен саклауда, балаларга рухи-әхлакый hәм патриотик тәрбия бирүдә, авыл тормышын җанландыруда гүзәл затларның ролен югары бәяләделәр. Өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин hәм Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин җитәкчелегендә узган өченче секция утырышында да рухи-әхлакый кыйммәтләрне, гаилә традицияләрен саклап калып үстерүгә бәйле мәсьәләләр каралды. «Гаилә - замана җәүhәре» дип аталган ифрат та бай эчтәлекле вәгазь авыл мәчетләре имамнарында hәм абыстайларда зур кызыксыну тудырды. Татар-мөселман гаиләләре гомер бакыеннан ныклы, тәртипле, эшчән булулары белән аерылып торганнар, күпчелек гаиләләрдә әлеге сыйфатлар бүген дә саклана hәм бу яктан алар башкаларга үрнәк күрсәтәләр, диде өлкә Губернаторы администрациясенең милли hәм дини мәсьәләләр буенча идарә начальнигы Сергей Паховский. Ә «Территориянең үсеш ресурсы буларак мәдәни инициативалар» дип аталган сессия утырышында авыл клублары хезмәткәрләре hәм китапханәчеләр грантлар язу, мәдәният сферасында волонтерлык хәрәкәтен җәелдерү, яңа эш алымнары куллану hәм музейлар ачу мәсьәләләре буенча үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да төпле, аңлаешлы җаваплар ишеттеләр. «Ганеев укулары» - уникаль, ягъни тиңдәше булмаган вакыйга, ул мөhим мәcьәләләр хакында фикер алышу мәйданчыгы булып тора, диде өлкә фәнни китапханәсе директоры Светлана Нагаткина.

    Секцияләр эше тәмамланганнан соң, укуларда катнашучыларны данлыклы меценат Эдуард Ганеевның исемен мәңгеләштерү максатында район мәдәният йорты бинасына урнаштырылган мемориаль тактаны ачу тантанасы көтә иде. Әлеге истәлек тактасын район хакимияте башлыгы Илдар Магдеев белән Эдуард Әнвәр улының хәләл җәфете Суфия Әмирхан кызы Ганеева ачтылар. Район депутатлар Советы карары нигезендә, Иске Кулаткы район культура йортына күренекле якташыбыз Эдуард Ганеев исеме бирелде, диде хакимият җитәкчесе. Ә Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Николай Мясников меценат Ганеевның игелекле эш-гамәлләре белән Иске Кулаткы районы hәм тулаем Ульяновск төбәге тарихында тирән эз калдыруы турында сөйләде. Мәдәният йортына исемен биреп, истәлек тактасы урнаштыру – мәшhүр шәхеснең исемен мәңгеләштерү юнәлешендә саллы адым, диде ул.

    Аннары район мәдәният йортында егерменче тапкыр узучы укуларның, ягъни фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы башланып китте. Милләттәшләребезне Губернатор Сергей Морозов исеменнән өлкә Хөкүмәте рәисенең беренче  урынбасары Екатерина Уба сәламләде.

    - Эдуард Әнвәр улы Ганеевны безнең өлкәдә генә түгел, башка төбәкләрдә дә яхшы беләләр иде. Ул киң күңелле, юмарт булуы белән аерылып торды, игелекле эшләргә, кешеләргә ярдeм итү өчен малын hич тә кызганмады. Мәгариф, мәдәният, спорт мәсьәләләренә hәм район үсешенең барлык юнәлешләренә дә зур игътибар бирде. Ул белем бирү hәм культура учреждениеләренә, татар мәдәниятен hәм сәнгатен саклап калып үстерүгә, студентларга, өлкән яшьтәге кешеләргә, язучылар hәм шагыйрьләргә булышлык күрсәтте. Якташлары үз араларында шундый талантлы кешеләр яшәвен күрсен, аларның иҗат җимешләре белән таныша алсын hәм горурлык хисе кичерсен өчен тырышты ул.  

    Бай тәҗрибәле, теләcә кем белән дә уртак тел таба белүче җитәкче буларак, Эдуард Әнвәр улы үзенең вазыйфаларын төгәл, җиренә җиткереп башкарды hәм шул рәвешле Ульяновск өлкәсенең иң еракта урнашкан почмагын - Иске Кулаткы районын ил күләмендә, бөтен татар дөньясына танытты, барлык милләт hәм дин вәкилләренең дә хөрмәтен казанды.

    Иске Кулаткыда меценат Ганеев ярдәме белән үткәрелгән Бөтенроссия авыл Сабан туе төбәгебезгә оештырылган күркәм, иң зур вакыйгаларның берсенә әверелде. Анда безнең Губернатор Сергей Морозов белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

    Эдуард Әнвeр улы районда тормышны тагын да яхшырту - спорт комплексы, боз сарае, яңа мәчетләр төзү турында хыялланды. Ул Иске Кулаткы районын шәhәргә якын урнашкан районнар кебек үк көчле hәм куәтле итү нияте белән яшәде. Шуңа күрә район мәдәният йортына аның исеме бирелүе чиксез шатландыра hәм символик мәгънәгә ия,- диде Екатерина Уба.

    Ә хакимият башлыгы Илдар Магдеев район тормышында актив катнашучы, тырыш хезмәтләре белән танылган хатын-кызларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Мәркәзебез Казаннан килгән шәрәфле кунаклар – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиhаншин, татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, конгрессның Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов регионда татар мәдәнияте hәм ислам кыйммәтләре үсешенә булышлык күрсәткән өчен Ульяновск өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен юлладылар. Ә чыгыш ясаучылар бүгенге шартларда туган телне, ислам динен hәм гореф-гадәтләрне саклау мөмкинлекләре, аларны киләчәк буыннарга тапшыру юллары турында тәфсилләп сөйләделәр.

    И.ХАСИБОВ.

Иске Кулаткы районы депутатлар Советы карары нигезендә, район мәдәният йортына күренекле меценат hәм җәмәгать эшлеклесе Эдуард Әнвәр улы Ганеев исеме бирелде.