Зирекле Куакның данлыклы мәгърифәт учагы

Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылында урта мәктәпнең яңа бинасы ачылуына быел 50 ел булды. Советлар хакимлек иткән чорда төзелгән мәктәп бүген дә уңышлы гына эшләп килә, авылыбызга кабатланмас ямь өстәп тора.

    Алтмышынчы еллар уртасында Фрунзе исемендәге күмәк хуҗалык рәисе Вазыйх абый Хасәнов белән колхозның партия оешмасы секретаре Җават Нәбиулла улы Хафиятуллов авылыбызда мәктәпнең агач бинасы урынына кирпечтән яңа мәктәп салуда ярдәм күрсәтүләрен сорап Ульяновск өлкә партия комитетына хат белән мөрәҗәгать итәләр. Аннары аларның хатлары Мәскәүгә хәтле барып җитә. Бик күп киртәләрне җиңеп чыкканнан соң, 1966 елда, ниhаять, авылда яңа мәктәп бинасы төзергә рөхсәт иттеләр, дип сөйли иде әтием. Шул елларда директор вазыйфасын үтәүче Сәет Мәрдегалим улы Ганеев өлкәдән яңа мәктәпнең проектын алып кайту бәхетенә ирешә. 1968 елда иске агач биналы мәктәпкә урта белем бирүче мәгариф учагы статусы бирелә. Бу чорда мәктәп директоры булып Ансар абый Фәхриев хезмәт итә. Ә 1969 елның көзендә авылыбызда яңа мәктәп ачыла. Кабинет системасы булган ике катлы бина hәркемдә чиксез соклану тудыра. Җитмешенче елларда яхшы даны еракларга таралган белем учагы Әзгать абый Аглиуллов җитәкчелегендә эшли. Нәкъ шул вакытта параллель сыйныфлар барлыкка килә, ә укучылар саны 500гә хәтле җитә. Бездә бу елларда мәктәптә фәкать югары белемле, искиткеч тырыш педагоглар гына хезмәт итте. Минем беренче укытучым Әнисә Ярулла кызы Хамидуллова, ике сеңелемнең дә беренче укытучысы Сария Халиулла кызы Каюмова, татар теленә hәм әдәбиятына карата олы мәхәббәт хисе уяткан Рәкибә апа Кагарманова әнә шундыйлардан. Математика буенча көчле укытучыларыбыз Рәйсә Нәбиулла кызы Валеева белән Равилә Зиннәтулла кызы Шәйдуллинага, рус теле укытучылары Дрия апа Рахматуллина белән Розалия Әхмәт кызы Гиниятуллинага да рәхмәтебез әйтеп бетергесез. География укытучыбыз Заhия апa Яббарованы да олы рәхмәт сүзләре белән еш искә алабыз. Мөнир абый Хамидуллов, Шамил абый Миннигулов, Мәхмүт абый Кияметдинов та безгә тормыш дәресләрен бик күп бирделәр. Мәктәпнең уңышларында барча укытучыларның да укытучысы - озак еллар директор урынбасары булып эшләгән Флёра Габбаз кызы Нуруллованың өлеше бик зур. 1975 елдан алып озак еллар мәктәпне Ахтәм Кәлимулла улы Нуруллов җитәкләде. Уңышлы эшләп килгән мәктәпне тәмамлаучылар югары уку йортларын бетереп, илебезнең төрле почмакларында медицина, мәгариф, төзелеш hәм хокук саклау сфераларында намуслы хезмәт итәләр. Аларның барысын да саный китсәң, газета битләре дә җитмәс иде. Икенче язмамны мәктәпне тәмамлап, зур уңышларга ирешкән hәм Зирекле Куак авылының яхшы данын еракларга тараткан күренекле авылдашларыбызга багышлармын.

    Ул елларда укучылар бакча эшләре белән актив шөгыльләнделәр, күп итеп яшелчәләр үстерделәр. Шул елларда мәгариф учагында чисталык hәм пөхтәлек булдыру өчен тырышкан Хөснә апа Абзамилова, Сәлимә апа Каюмова белән Наҗия апа Сенгатуллованы да искә алып үтми мөмкин түгел. Мәрхүмәләрнең урыннары җәннәттә булсын, рәхмәт сүзләре аларга дога булып ирешсен. Тәмле ашлары өчен Рауза апа Халиуллова белән Венера апага чиксез рәхмәт!

    Бүген мәктәпкә Вәсилә Ибраhим кызы Сафина җитәкчелек итә. Балалар саны аз булса да, яраткан мәктәбебез гөрләп яши әле. Укучылар спорт буенча ярышларда hәрвакыт зур уңышларга ирешәләр. Озак еллар башлангыч сыйныф балаларына төпле белем биргән Мгаззәмә Фатыйх кызы Шайдуллова белән Рауза апа Низаметдиновага укучылары мең рәхмәтле. Туган телгә, милли гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү максатында күп көч куйган Әсма Госман кызы Гиматдинова да олы ихтирамга лаек педагог. Ул hәм шулай ук математикадан сыйфатлы гыйлем биргән Хәмит Рифгать улы Сибгатуллин, Фәния Ильяс кызы Cафина - заманында Зирекле Куак мәктәбен тәмамлаган укытучылар. Хәмит Рифгать улы безнең арабыздан бик иртә китте. Аны күп укучылар сагынып искә алалар. Ә тормыш иптәше Гөлфирә Харис кызы Сибгатуллина мәктәбебездә тарих дәресләре алып бара. Аңа сабырлык, уңышлар телим. Тaбигатькә карата хөрмәт уятучы биология hәм химия укытучысы Рауза Әзгать кызы Шарафутдинова, рус теле укытучысы, директор урынбасары Дрия Бильданова озак еллар инде туган авылыбызда тырышып хезмәт итәләр. Һәр укытучыга укучылары исеменнән олы рәхмәт cүзләре җиткерәсе килә. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар, корычтай нык исәнлек, гаилә бәхете насыйп булсын. Ә бакыйлыкка күчкән мөгаллимнәргә бу язмам дога булып ирешсен. Авылыбызның белем учагы сүнмәсен, укытучылар коллективына зур уңышлар, иҗади табышлар юлдаш булсын.

    Хөрмәтле укытучылар, укучылар, техничкалар, тәмле ашлар пешерүчеләр, барчагызны да юбилей бәйрәме белән кайнар котлыйм! Һәммәгезгә дә корычтай нык исәнлек, тыныч тормыш, аяз көннәр теләп калам!

    Ихтирам белән, 1971-1979 елларда Зирекле Куак урта мәктәбендә укыган Нурия Җават кызы ХАФИЯТУЛЛОВА.                

Димитровград шәhәре.