Яңа Кызылсуда терлекчелек комплексы төзеләчәк

Башкалабыз Мәcкәүдә, “Алтын көз” агрокүргәзмәсе мәйданчыгында өлкә Губернаторы Сергей Морозов hәм Чардаклы районының “Золотой теленок” ширкате җитәкчесе Әнәс Гареев ит җитештерү өчен мөгезле эре терлек (өч мең баш) үстерү максатында терлекчелек комплексы төзү турында инвестицион килешүгә кул куйдылар.

    Яңа проектка инвестицияләр күләме 200 миллион сум тәшкил итеп, предприятиедә 15 эш урыны булдырылачак.

    - Шулай ук Яңа Малыклы районында ике кошчылык корпусы төзү турында “ЭкоФермаРус” ширкате белән инвестицион проектны имзаладык. Инвестицияләр күләме - 100 миллион сум. Килешүне тормышка ашыру нәтиҗәсендә 20 яңа эш урыны барлыкка киләчәк,- дип белдерде Сергей Морозов.