Урта мәктәп - Зур Чирекле горурлыгы

2013 елда Зур Чирекле авылында заманча җиhазландырылган ике катлы мәктәп бинасы тантаналы рәвештә ачылды. Авылның горурлыгы hәм йөзек кашы булган әлеге мәктәптә хәзер 328 бала барлык фәннәрдән дә төпле, сыйфатлы белем hәм милли тәрбия ала.

    Узган уку елында бу мәктәптә 305 бала исәпләнсә, быел аларның саны 328гә кадәр җиткән, шуларның 52се 1 нче класска килгәннәр. Ә мәктәпкә әзерләнү группасына 36 сабый йөри, алар белән дәресләрне башлангыч класс укытучылары үткәрә. Өлкәбездәге күпчелек белем бирү оешмалары кебек үк, яңа уку елында бу мәктәп тә биш көнлек уку-укыту программасына күчкән. Хәзер балалар белән укытучыларның ике көн рәттән – шимбә hәм якшәмбе көннәрендә рәхәтләнеп ял итү, гаиләләре белән аралашу мөмкинлеге бар. Казанның полилингваль гимназиясе үрнәгендә Зур Чирекле укучылары да дүрт тел - рус, татар, инглиз hәм немец телләрен тирәнтен өйрәнүгә керешкәннәр. 2-11 классларда - инглиз теле, ә 5-9 классларда  өстәмә рәвештә немец теле өйрәнелә. Мәктәпнең барлык укучылары hәм аларның әти-әниләре ана теле итеп татар телен сайлаганнар. Бүген татар теле hәм әдәбияты атнасына ике сәгать керә. Шулай ук ана теле буенча факультатив дәресләр дә каралган әле. Дәресләрне югары квалификацион категорияле педагог - Ульяновск өлкәсе hәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы Нәсиха Рәфат кызы Ягудина алып бара. Аның укучылары татар теле буенча район, өлкә, регионара hәм халыкара олимпиадаларда актив катнашып, hәрвакыт призлы урыннар алалар hәм шактый өлеше укытучы hөнәрен үзенә гомерлек кәсеп итеп сайлый.

    2018 елдан мәктәпкә гаҗәеп бай тәҗрибәле педагог - Николаевка районы мәгариф бүлегенең элеккеге мөдире, «Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең почетлы хезмәткәре», РФ Мәгариф hәм фән министрлыгының Мактау грамотасы иясе, район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Төкфәт Кәбир улы Биктимиров җитәкчелек итә. Тынгысыз йөрәкле директор мәктәпне замана белән бергә атлату, мәгариф учагының дәрәҗәсен тагын да күтәреп, яхшы данын еракларга тарату өчен көчен дә, вакытын да, белемен дә hич кызганмый. Ул - барлык укытучыларның да таләпчән остазы, терәге, таянычы hәм ышанычы.

    - Бүген мәктәбебездә бер генә вакантлы урын да юк. Бездә бары тик үз мәктәбебезне бетереп, югары hәм махсус урта уку йортларында белем алган укытучылар гына эшли. Коллективыбыз бердәм, дус-тату булуы белән аерылып тора. Татар теле hәм мәдәнияте көннәрен, ана теле атналыкларын hәм башка милли чараларны hәрдаим үткәрәбез. Бөтен тырышлыгыбыз сыйфатлы белем бирүгә, балаларда милли үзаң тәрбияләүгә hәм hәркайсын Россиянең лаеклы гражданины, илебез патриотлары итеп үстерүгә юнәлдерелгән,- ди мәктәп директоры Төкфәт Кәбир улы.

    Өлкәбез Губернаторы Сергей Морозов ярдәме белән сафка бастырылган яңа мәктәп бүген тулы канлы тормыш белән яши,  иртәгәсе көнгә өмет белән карый. Сөенми мөмкин түгел: милли hәм дини традицияләрне саклап яшәүче авылда демографик хәл уңай якка үзгәрүе сәбәпле, мәктәптә укучылар саны елдан-ел арта бара. Ә мәктәп тормышындагы барлык яңалыкларны да милләт җанлы укытучылар безнең редакциягә оператив рәвештә җиткереп торалар. Аларның хәбәрләре газета битләрендә hәм рәсми сайтыбызда урын ала.