Ульяновск автомобильләре сокландыра

Казанда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле карамагындагы туризм буенча Совет утырышы алдыннан Ульяновск өлкәсе региональ автопромының мөмкинлекләре тәкъдим ителде.

    - Ульяновск җитештерүчеләре белән бергә вәкаләтле вәкил Игорь Комаровка hәм Идел буе федераль округының субъектлары башлыкларына автомобильләр линейкасын күрсәттек. Чувашия башлыгы Михаил Игнатьев hәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов руль артына утырып карарга hәм яңа УАЗ “Патриот”ның мөмкинлекләренә бәя бирергә дә өлгерделәр. Казанга күргәзмәгә без “Автодом” ширкате продукциясен – мәктәп автобусын hәм аз мобильле пассажирларны ташу өчен махсус автомобильне, “С” класслы ашыгыч медицина ярдәме машинасын алып барган идек. Шулай ук УАЗ Хантер белән УАЗ Патриот та соклану тудырдылар.

    Автомобиль төзелеше Ульяновск өлкeсе экономикасында мөhим тармак булып санала. 2018 елда автопром предприятиеләре 42 миллиард сумлык продукция эшләп чыгардылар. Ульяновск өлкәсенең автомобиль кластеры Россия Федерациясенең промышленность кластерлары реестрына керде. Сигез ай нәтиҗәләре буенча өлкәбездә промышленность производствосының индексы 103,6 процент тәшкил итте. Шул рәвешле без “Хезмәт җитештерүчәнлеге hәм мәшгульлеккә булышлык күрсәтү” илкүләм проектына керергә әзерләнәбез,- дип белдерде Губернатор Сергей Морозов.