Мәчетне өч ел эчендә төзегәннәр

Быел Зур Чирекледә 1100 урынга исәпләнгән гаҗәеп матур, күркәм Җәмигъ мәчет бинасын сафка бастырганнар. Калкулыкта урнашкан мәhабәт бина ерактан – Мәскәү-Чиләбе автомобиль трассасыннан ук күренеп тора.

    Күптән түгел генә яңа мәчеттә Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов та булып киткән. Минем моңа кадәр шундый искиткеч матур, зәвыклы итеп бизәлгән мәчетне күргәнем юк иде әле, дигән ул. Чынлап та, сокланырлык гыйбадәтханә бу. Аны бары тик ерактан китертелгән югары сыйфатлы материаллардан гына төзегәннәр. Манара белән яктырткычларны индивидуаль заказ буенча Яр Чаллы hәм Кузнецк осталары ясап китергән. Ә Ираннан махсус кайтартылган намазлыкларны хәзер Ташкентта тегәләр икән.

    - 2016 елда мәчетебезгә нигез ташын куйган идек. Авыл халкы hәм читтә яшәүче авылдашларыбыз ярдәмендә ул кыска гына вакыт эчендә сафка бастырылды. Мәхәллә халкы биредә өч атна рәттән җомга намазларын укырга өлгерделәр инде. Яңа мәчетебезнең котельные белән тәhарәтханәсе аерым бинада урнашкан. Шулай ук 400 квадрат метр мәйданы булган җылы подвалда ашханә ачып җибәрергә ниятлибез. Анда дини мәҗлесләр, никахлар, бәби чәйләре уздырылачак,- ди Никулино авыл җирлеге башлыгы, танылган эшмәкәр Умәр Айбулатов.

    Яңа мәчетнең имам-хатыйбы итеп региональ диния нәзарәтенең Николаевка hәм Павловка районнары буенча имам-мөхтәсибе Камил хәзрәт Сөләйманов билгеләнгән.

    - Мәчетне авыл халкы үз куллары белән төзеде, читтән беркемне дә ялламадык. Һәрбер авылдашыбыз изге эшкә үз өлешен кертергә тырышты. Шуңа күрә гыйбадәтханәбез бик тә матур килеп чыкты. Авылдагы ике зиратта да hәрдаим өмәләр үткәреп, гел чиста итеп тотабыз. Революциядән соң мәчетләр ябылгач, ата-бабаларыбыз диннән читләшмичә, гает hәм җомга намазларын шунда җыелып укыганнар. Бездә кабер өстенә тимер чардуган кую гадәте бөтенләй бетте, хәзер барысы да кабер ташы гына урнаштыралар,- ди Камил хәзрәт.

    Зур Чирекле авылының Җәмигъ мәчетен киләсе елның 1 июнендә тантаналы рәвештә ачарга җыеналар.