Рөстәм Миңнеханов Сергей Морозовка «Дуслык» ордены тапшырды

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозовның күрше республика белән барлык мөhим юнәлешләр буенча да нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе Татарстан җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.

    Сергей Морозов милләтара hәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен бик күп эшләр башкара, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

    Ульяновск өлкәсендә регион территориясендә яшәүче барча халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын, традицияләрен hәм мәдәниятләрен саклап калу өчен тигез шартлар тудырылган. Татар халкы бездә сан буенча икенче урында – төбәгебездә татар милләтеннән булган 150 меңгә якын кеше яши. Татар халкы вәкилләре экономиканың барлык тармакларында – фәндә hәм бизнеста, мәдәнияттә hәм сәяcәттә, промышленностьта hәм авыл хуҗалыгында хезмәт итәләр. Ульяновск өлкәсендә төбәк татар милли-мәдәни автономиясе эшләп килә, ә өлкә үзәгендә 2008 елда Татар мәдәният үзәге ачылды.

    Ульяновск өлкәсе - үз җирендә Федераль Сабантуйны өч тапкыр кабул итүгә лаек табылган илебездә бердәнбер төбәк. Милли бәйрәм 2004 елда - Димитровград шәhәрендә, 2009 елда - Ульяновскида, 2016 елда Иске Кулаткы район үзәгендә гөрләп узды. Ә 2018 елда безнең край территориясендә «Түгәрәк уен» Х нчы Бөтенроссия татар фольклор фестивале үткәрелде.         

Ульяновск өлкәсендә региональ Хөкүмәтнең финанс ярдәме белән татар телендә «Өмет» газетасы нәшер ителә, шулай ук татар телендә «Чишмә» тапшыруларын оештыру өчен дә өлкә бюджетыннан акча бүлеп бирелә, ул телевизор караучылар арасында популяр булып санала.