Зур Чирекледә яшь буын дингә тартыла

Бүген Зур Чирекле авылында дүрт мәчет эшләп килә. Туксанынчы еллар башында сафка бастырылган Аллаhы йортына авыл тормышында бик тә актив катнашучы мөхтәрәм дин әhеле Усман хәзрәт Рафиков җитәкчелек итә.

    Хәзер бу мәчеткә өйлә намазларына утыздан артык кеше йөри, ә җомга көннәрендә сафка басучылар саны 120гә кадәр җитә. Имам-хатыйб Усман хәзрәт авыл яшьләренең мәчет юлына, намазга басулары турында аеруча сөенеп сөйләде. Алар үзләре белән кече яшьтәге балаларын да алып киләләр икән. Аннары шушы гөнаhсыз сабыйлар авылда ачылган дини уку йортына - «Биләр» мәдрәсәсенең филиалына йөри башлыйлар. Шул ук иманлы яшьләр мәчеттә ремонт эшләрен дә башлап җибәргәннәр. Уртак көч белән гыйбадәтханәне тулысынча яңартырга ниятлиләр.

    - Заманында ишан бабакай Хәбибулла хәзрәт Хансөяров  безнең ата-бабаларыбызга үзенең хәер-фатихасын биреп калдырган. Зур Чирекле авылы мөселманнарына гомере буе бәрәкәтле тормышта яшәргә насыйп әйләсен, дип теләк теләгән ул. Әлхәмдүлилләhи шөкер, ишан хәзрәтләренең догасы кабуллардан булды - авылыбыз халкы бәрәкәтле, мул тормышта көн күрә. Хәрәмнән ерак булырга тырышабыз. Хәзер инде аракы сатучылар бер-ике кеше генә калды, алар да яшертен генә эш итәләр. Яшьләребез бары тик хәләл туйлар гына уздыралар. Рамазан аенда яше-карты ураза тота, hәр йортта диярлек ифтарлар үткәрелә. Быел авылыбызда бер меңнән артык корбан чалынды. Бездә Мәүлид бәйрәмен зурлап, матур итеп үткәрү традициясе сакланып килә. Мәккә hәм Мәдинә калаларына хаҗ сәфәренә баручылар саны да елдан-ел арта бара,- диде хөрмәтле имам-хатыйб.

    Усман хәзрәт авыл халкының, шул исәптән эшмәкәрләрнең дә бердәм булулары турында сокланып hәм горурланып сөйләде.

- Без барлык эшләрне дә киңәшләшеп, уртак фикергә килеп, күмәкләшеп башкарабыз. Уртак тырышлык белән мәчетләр салабыз hәм аларны ремонтлыйбыз, юллар hәм күперләрне төзекләндерәбез, хәзер инде элекке мәктәбебезне яңартабыз. Ак байларыбызга – эшмәкәрләргә зур рәхмәт, бөтен авырлык алар җилкәсенә төшә. Дин hәм милләт юлында сарыф иткән хәләл малларын Аллаhы Тәгалә аларга меңләтә кайтарып бирсен иде,- ди Усман хәзрәт.