Туган җире өчен җан атып яши

Николаевка районының «Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Никулино авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты, Советның бюджет hәм экономик сәясәт буенча комиссиясе әгъзасы, өлкә hәм район татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Умәр Сәит улы Айбулатов - үзенең туган җире, татар милләте hәм ислам дине өчен җан атып, борчылып яшәүче мөхтәрәм шәхес.

    Тынгысыз йөрәкле, тәвәккәл, тормыш юлында очраган кыенлыклар алдында беркайчан да югалып калмаучы Умәр Сәит улы авыл халкы турында кайгыртырга да, үзенең «Агро» предприятиесен уңышлы итеп эшләтергә дә өлгерә. Нәкъ менә аның тырышлыгы, оештыру сәләте, үҗәтлеге аркасында авыл «Халык инициативаларына булышлык күрсәтү» өлкә программасында актив катнаша. Безнең авыл халкы теләсә нинди сайлаулар вакытында дөрес итеп тавыш бирә, ягъни ил, өлкә hәм район җитәкчеләренә рәхмәтле була белә, шуңа күрә власть органнары барлык проблемаларыбызны да хәл итә, ди Умәр Сәит улы. Бүген авылда социомәдәни үзәк бинасы яңартыла, балалар бакчасы төзелә, киләсе елда ФОК бинасын капиталь ремонтларга, янгын (пожарный) депо ачарга җыеналар. Поселение башлыгы буларак, Умәр Сәит улы бу мәсьәләләрне шәхси контролендә тота. Әлбәттә инде, мөhим эшләрне башкарганда киң җәмәгатьчелеккә - авыл бизнесменнарына, мәчет имамнарына hәм мәхәллә халкына таяна. Барысы да бергә күмәкләшеп алынып, кыска гына вакыт эчендә ике мәчет салып куйганнар. Аллаhы йортларын читтән бернинди ярдәм дә көтмичә, авылдашларыбызның хәләл малына төзедек, ди ул. Ә 2011 елда Николаевка район үзәгендә ачылган мәчетнең барлык чыгымнарын да Умәр Сәит улы үз өстенә алган. Ул гыйбадәтханәнең бер өлешендә имамга көн күрү өчен бөтен уңайлыклары тудырылган фатир да булдырган әле.

    Җир-Анабызның тугрылыклы улы Умәр Айбулатов 2007 елдан бирле авыл хуҗалыгы - ашлык үстерү белән җитди рәвештә шөгыльләнә. Хәзер ул «Агро» дип исемләнгән авыл хуҗалыгы предприятиесенә җитәкчелек итә. Әлеге предприятиенең 4,5 мең гектар  җирләре бар, шуның 3 мең гектары – чәчүлек мәйданнары. Районның өч татар авылы - Зур Чирекле, Әхмәтле hәм Татар Сайманының ташландык хәлгә килгән кырларын эшкәртеп, бөртекле культуралар, арпа hәм көнбагыш үстерә. Быел ярыйсы гына уңыш җыеп алдык, шактый өлешен дәүләт фондына тапшырдык, ди «Агро» хуҗасы. Авыл хуҗалыгы техникасы барысы да өр-яңа, заводтан гына кайтартылган, коллективта 120 кеше хезмәт куя, аларга эш хакын hәм дәүләткә налогларны вакытында түләп бара.

    Сокланырлык, күпләргә үрнәк булырлык дәрәҗәдә булдыклы Умәр Сәит улы озак еллардан бирле инде юл буе  (придорожный) сервисы белән нәтиҗәле шөгыльләнә. Федераль автотрассада аның үз автозаправкалау станциясе, туклану нокталары бар. Шулай ук район үзәгендә төзелеш эшләре алып бара. Yз милкемдәге биналарны төрле сәүдә үзәкләренә арендага бирәм, ди ул.

    Иманлы эшмәкәр ашлык үcтереп hәм халыкка хезмәт күрсәтеп тапкан хәләл малыннан авылны төзек хәлдә тотуга, мәчет hәм мәдрәсәләр төзүгә, милли эшләргә, мохтаҗларга hәм ятимнәргә өлеш чыгара алуыннан, ягъни зәкятен дини кануннар буенча билгеләнгән күләмдә биреп баруыннан канәгатьлек хисе кичерә, ләззәт таба. Аллаhы Тәгаләнең биргәненә шөкрана кыла белергә, кешеләргә мөмкин кадәр күбрәк изгелек эшләргә тырышырга кирәк, мин менә шундый олы максат белән яшим hәм бәхетне шунда күрәм, ди Умәр Сәит улы.