Ир канаты ат була

Зур Чирекле авылыннан «Чишмә» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Фәрит улы Мавлютов – милләт җанлы, иманлы, юмарт эшмәкәрләрнең берсе. Ул тынгысыз йөрәге кушуынча авылның җәмәгать тормышында актив катнаша, хәйриячелек hәм спонсорлык ярдәме күрсәтү белән бик теләп шөгыльләнә.

    Бала вакыттан ук туган җирен яратып, физик хезмәт белән чыныгып үскән Равил Фәрит улы фермерлык эшен туксанынчы еллар уртасында гомере буе колхозда бозаулар караучы сыйфатында тир түккән әнисе Сафия Хәлим кызының унике гектар пай җирен эшкәртүдән башлап җибәрә. 1999 елдан бирле ул уңышлы гына әйдәп барган «Чишмә» крестьян хуҗалыгының  хәзер 1 мең 200 гектар чамасы чәчүлек мәйданы бар. Әлеге кырларда бөртекле культуралар - бодай, арпа hәм солы, шулай ук күпьеллык үләннәр hәм көнбагыш үстерә. Башка бик күп фермерлардан аермалы буларак, ул терлекчелек белән киң күләмдә шөгыльләнә. Бүген хуҗалык абзарларында 350 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 110 баш савым сыеры, 170 баш бозау, 120 баш ат hәм шулай ук 50 баш сарык исәпләнә.  Югары сыйфатлы, экологик яктан чиста сөтне бюджет учреждениеләре – мәктәпләр, балалар бакчалары hәм хастаханәләр килеп ала икән. Ә айлар буе симертеп үстерелгән үгез итеннән телеңне йотарлык тәмле пилмәннәр hәм мантылар ясап, сәүдә нокталары аша саталар. Ат итенә дә ихтыяҗ зур - күрше Мордовия эшмәкәрләре казылык җитештерү өчен күпләп алалар. Дөресен әйткәндә, атларны күңел өчен асрыйм,  татар кешесен аттан башка күз алдына китерүе дә мөмкин түгел бит, алар миңа көч-дәрт өстиләр, илhам бирәләр, авырлыклар турында бер мизгелгә булса да онытып торырга ярдәм итәләр, ди Равил Фәрит улы, атлар үрчетүенең сәбәбе белән бүлешеп. Бүген фермада барлыгы 30 кеше эшли. Әхмәтле авылыннан Шамил Кәшаф улы Зиннюров үзенең тугрылыклы эте белән менә унике ел инде атлар hәм сыерлар көтүен көтә. Yз эшенең чын осталары Наилә, Халисә hәм Люба сыерлар да савалар, бозауларны да карыйлар. Ә Айсә Хәбибуллин тырыш, булдыклы комбайнчы сыйфатында билгеле. Хуҗалыкның үз тегермәне hәм сөтнең сыйфатын тикшерү буенча лабораториясе бар.

    Равил Фәрит улы - тырыш хезмәте белән авылдашларының хөрмәтен казанган шәхес. Ул авыл халкын эш урыннары белән тәэмин итә hәм мәчетләр төзүдә булыша, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит», «Социаль нәүрәпне тулыландыр» хәйриячелек акцияләрендә катнаша, авыр тормыш ситуациясенә эләккән кешеләргә - Украинадан кайткан качакларга, «Сукырлар җәмгыяте» фондына hәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм кулы суза.

    Фермерның гаиләсе дә шушы хуҗалыкта хезмәт куя. Уллары Рамил белән Умәр - барлык эшләрдә дә төп таянычы hәм терәге, ышанычы, бертуганы Айсә Фәрит улы «КамАЗ»да да, тракторда да эшли. Ә хатыны Кадрия Рөстәм кызы кырда hәм фермада җитештерелгән продукцияне сату эшләренә бәйле мәшәкатьләрне үз өстенә алган.

    «Чишмә» хуҗалыгы «Гаилә терлекчелек фермалары үсеше» конкурсында җиңүче итеп танылган. 2005 елда Мавлютовның фоторәсеме «Николаевка районының иң яхшы кешеләре» Почет тактасында урын алган. 2008 елда данлыклы фермер - Ульяновск өлкәсе Губернаторының Мактау грамотасы, 2010 елда өлкә башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. 2012 елда милләттәшебезнең фоторәсеме «Ульяновск өлкәсе агропромышленность комплексының иң яхшы кешеләре» Почет тактасына урнаштырылган. Шул ук елны өлкә мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын алу бәхетенә ирешкән.

    - Ә мин гомере буе авыл хуҗалыгында тир түгүче фидакарь авылдашларыма рәхмәт сүзләремне юллыйм. Алар - туган җиребезнең чын патриотлары. Хуҗалыкның бөтен байлыгы алар көче, алар тырышлыгы белән булдырыла,- ди Равил Фәрит улы.