«Өмет»не hәр икенче йортта укыйлар

Бүген Зур Чирекле авылында өлкәбез күләмендә таралучы бердәнбер татар газетасы 312 гаиләгә hәр җомга көн саен килә. Димәк, «Өмет»не авылдагы hәр икенче йортта укыйлар. Бу - төбәгебездәге татар авыллары арасында иң яхшы күрсәткеч.

    Yз эшенең чын остасы Нурия Ахмәтша кызы Айбулатова җитәкчелегендә эшләүче почта хезмәткәрләре - Зөлфия Айсә кызы Амирова, Әлфия Вәис кызы Абуняева, Алия Касыйм кызы Ягудина hәм элемтә тармагының хөрмәтле ветераны Разия Ханәфи кызы Мавлютова авылдашларын «Өмет»кә яздыру, газетаны вакытында тарату максатында бик күп көч hәм тырышлык куялар. Яраткан газетабызга халык бик теләп языла, чөнки эчтәлеге бай, дин бите дә, өлкә hәм ил хәбәрләре дә, хикәя белән котлаулар да бар, ди озак еллардан бирле почта бүлегендә эшләүче Разия апа Мавлютова.

    - Авылыбызның күренекле эшмәкәре Умәр Сәит улы Айбулатов почта бүлегендә ремонт ясатты. Хәзер халык белән рәхәтләнеп эшләү, югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен бездә бөтен шартлар да тудырылган. Шуңа да Умәр Сәит улына рәхмәтебезне юллыйбыз,- ди почта башлыгы Нурия Айбулатова.

    Ә без «Өмет»не якын күрүләре, үз итүләре өчен авылның почта коллективына рәхмәт сүзләребезне ирештерәбез hәм hәркайсына исәнлек-саулык, шатлык-сөенечләр, халыкка, дәүләткә бик тә кирәкле булган авыр, шул ук вакытта мактаулы хезмәтләрендә уңышлар телибез. Менә инде 30 елга якын газетабызга тугрылык саклап яшәүләре, хәбәрләр hәм котлау хатлары җибәреп торулары өчен, әлбәттә инде, авыл халкына да чиксез рәхмәтлебез.