Чын ир-егет менә шундый була!

Соңгы елларда Димитровград шәhәрендә милли hәм дини чараларның күбесе ямьле Чирмешән елгасы буенда урнашкан «Времена года» кафе-ресторанында уза. Хәйриячелек эшчәнлеге белән hәрдаим шөгыльләнүче туклану ноктасының хуҗасы татар кешесе икәнен белгәч, күңелне горурлык хисе биләп алды. Һәм шул мизгелдә үк телебезне, динебезне үстерүгә зур өлеш кертүче юмарт милләттәшебез белән газета укучыларны да таныштыру теләге туды.

    Моннан нәкъ алтмыш ел элек Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылында яшәүче Мингали абый белән Мәрьям апа Сабитовларны куандырып, нәсел дәвамчылары – нәни Равил дөньяга аваз сала. Бертуганнары Рәмил, Нурия, Мария белән шау-гөр килеп, әти-әнисенең җылы кочагында үсә ул. Авыл мәктәбен уңышлы гына тәмамлаганнан соң, район үзәгендә шоферлар әзерли торган курсларда укый. Аннары җитлеккән, көче ташып торган егетне армия сафларына алалар. 1980 елда хәрби бурычын үтәп кайткач, Димитровград шәhәренә килеп эшкә урнаша. Хезмәт юлын машина йөртүче булып башлаган максатчан егет Рязаново авыл хуҗалыгы техникумына читтән торып укырга керә. Озак та үтми, ул үзен оста инженер-механик сыйфатында таныта.

    Равил Мингали улына буйдак егет булып йөрергә туры килми, бер күрүдә гашыйк иткән Атнагыл авылы сылуы Наиләгә тәкъдим ясый. Шулай итеп, яңа татар-мөселман гаиләсе барлыкка килә. 1981 ел ахырына якынлашып килгән көннәрдә, яшь гаиләне тулыландырып, бәхетле парны шатландырып кызлары Эльвира туа.

    Тәвәккәл, авырлыклардан курыкмаучы, хезмәт белән чыныгып үскән Равил Мингали улы катлаулы туксанынчы елларда да югалып калмый, беренчеләрдән булып үз эшен ачып җибәрә, ягъни бөтен көчен hәм тырышлыгын куеп, бизнес белән шөгыльләнә башлый. Ул заводтан җиңел автомобильләр кайтарып сата, аннары йөк машиналары hәм краннар юнәтеп, аларны арендага тапшыра. Ә инде ярыйсы гына мал туплагач, төзелеш эшенә җиң сызганып керешә. Ул җитәкчелек иткән төзелеш фирмасы Димитровград каласында берничә торак йортны сафка бастыра. Равил Мингали улы менә ун елдан артык инде «Времена года» кафе-ресторанын уңышлы гына эшләтеп килә. Кайда гына булса да, нинди генә эшкә алынса да, ул кешеләр белән уртак тел таба белә. Аның сабыр холыклы булуы тышкы кыяфәтеннән үк күренеп тора. Yз-үзен тыныч тотуы, hәр сүзне уйлап әйтүе hәм җитдилеге ир-атларга гына хас булган матурлык өсти. Сүзен беркайчан да җилгә очырмый, буш вәгъдәләр бирү белән мавыкмый, hәр эшен «бисмилла»дан башлый hәм шул рәвешле әкрен генә тәҗрибәле, абруйлы, олы ихтирамга лаек эшмәкәргә әверелә.

    Зур эшләр башкарган, югары дәрәҗәләргә ирешкән ир-ат өчен  гаиләнең иминлеге, тыныч булуы аеруча да мөhим. Равил Мингали улы бу яктан да бәхетле. Тормыш иптәше Наилә — иренең төп таянычы да, ныклы терәге дә, төпле киңәшләр бирүчесе дә.

    — Әгәр гомер юлымны яңадан башлап җибәрергә мөмкинлек булса, hичшиксез, фәкать яраткан Наиләмә генә тәкъдим ясар идем. Аның сабыр, акыллы, уңган булуы белән мин бик бәхетле. Еллар узу белән Наиләмә карата мәхәббәт хисләрем бары тик арта гына бара. Җиңел тормышта яшим әле, дип өйдә кул кушырып утырмый, «Времена года» кафе-ресторанының барлык хуҗалык эшләрен дә үз өстенә алды. Өебезне дә бергәләп төзедек,- ди эшмәкәр.

    Бәхетле ата холкы белән үзенә охшаган кызы белән дә бик горурлана.

    — Кызым Эльвира — Димитровград шәhәренең танылган адвокаты. Җәмәгатьчелек эшләрендә дә актив катнаша. Эшмәкәрлек буенча координацион совет рәисе вазыйфаларын җиренә җиткереп, төгәл башкара. Билгеле, кирәк чакта без дә киңәшләребезне, теләк-тәкъдимнәребезне җиткереп торабыз,- ди Равил Мингали улы.

    Балдан татлы оныкларның исән-сау үсүен күрүе үзе зур бәхет бит ул. 22 нче санлы татар мәктәбендә укучы Тимурның hәм ике яшьлек Эмилиянең яраткан дәү әтиләре ул.

    Танылган эшмәкәр туып үскән авылын, туган нигезен дә онытмый, әти-әнисе каберенә юлны өзми. Ул хәйриячелек эшчәнлеген көннән-көн җәелдерә бара. «Времена года» кафе-ресторанында корбан ашлары, ифтар мәҗлесләре hәрдаим үткәрелеп тора. Киң күңелле, иманлы бизнесмен ярдәм сорап килгән авылдашларын бервакытта да кире бормый, буш кул белән чыгарып җибәрми. Мәчет-мәдрәсәләр эшчәнлегенә дә хәләл малыннан өлеш чыгара. Шулай ук авыл клубын төзекләндерүдә катнашу мөмкинлеге табып, үзенә әҗер-савап алган.

    Равил Мингали улы, эшем күп дип тормый, классташлары, дус-ишләре белән аралашырга да вакыт таба. Күптән түгел сыйныфташы Суфия hәм хәләл җефете Наилә белән Тольятти шәhәрендә гомер кичерүче беренче укытучылары Сария апа Каюмованың хәлен белешеп, күчтәнәчләре белән сөендереп кайтканнар.

    Җир йөзендә фәкать игелекле гамәлләр генә кылып яшәүче милләттәшебез — юмарт эшмәкәр Равил Сабитов уңыш серләрен яшерми. Ул Н.Островскийның «Корыч ничек чыныкты» әсәрендәге түбәндәге гыйбрәтле cүзләрне тормыш девизы, яшәү өлгесе итеп алган: «Кеше өчен иң кадерле нәрсә — гомер. Ул аңа бары тик бер генә тапкыр бирелә. Һәм аны шулай итеп яшәргә кирәк, артка борылып караганда, эшләгән эшләрең өчен оялырлык булмасын!»

    Рузия ХӘЛИМОВА.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *