Ульяновскида - "Сөмбелә бәйрәме"

Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәге каршындагы мәйданда "Сөмбелә бәйрәме" гөрләп узды. Халкыбыз әлеге борынгы бәйрәмне көзге уңышны җыеп алганнан соң үткәрә.

"Сөмбелә бәйрәме" уңаеннан мәдәният үзәгенең иҗат коллективы ифрат та бай эчтәлекле программа әзерләгән иде. "Уңыш-2019" күргәзмәсендә урын алган яшелчәләр һәм җиләк-җимешләргә, шулай ук яңа уңыштан пешерелгән татар халык ашларына конкурс нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң, кызыклы һәм мавыктыргыч иҗади бәйгеләр һәм милли уеннар башланып китте. Халкыбызның тырыш, уңган һәм эшчән булуын тасвирлаган конкурсларда балалар да, яшьләр дә, олы буын вәкилләре дә бик теләп катнаштылар. Ә "Хыял тамчылары" балалар вокаль коллективы һәм "Идел" халык җыр-бию ансамбле тамашачыны моңлы көйләре, дәртле биюләре белән шатландырдылар.