«Чишмә башы. Идел буенда туганнар»

Ульяновскида «Чишмә башы. Идел буенда туганнар» («Истоки. Рожденные на Волге») дип исемләнгән төбәкара фестиваль гөрләп узды. Әлеге проект Россия Президенты гранты хисабына тормышка ашырыла. Грант акчасы И.А.Гончаров исемендәге мәдәният фондына гражданлык җәмгыяте үсеше өчен бүлеп бирелгән.

    Фестивальне өлкәнең cәнгать hәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова ачып җибәрде.

    - Хәзер музейлар туристларны үзләренә җәлеп итеп, территорияләр үсешенә зур өлеш кертәләр. Безнең крайны өйрәнү музее тырышлыгы белән әзерләнгән проектта Идел буе федераль округының 57 музее катнашуы сөендерә.  Бер ел дәвамында шушы проект кысаларында бик күп кызыклы hәм мавыктыргыч чаралар үткәрелде. Ә бүген Ульяновскига  проектның финалына йөздән артык кеше - Идел буе шәhәрләре музейлары вәкилләре hәм фольклор ансамбльләр килде,- диде өлкә министры.

    Аннары шәрәфле кунаклар «Чишмә башы. Идел буенда туганнар» дип аталган гаҗәеп дәрәҗәдә бай эчтәлекле күргәзмәне ачтылар. Анда Идел буе халыкларының бары тик музейханәләрдә генә сакланучы 200дән артык ядкаре - ир-атлар hәм хатын-кызлар милли киемнәре, тормыш-көнкүреш әйберләре, халык hөнәрчелеге эш кораллары урын алган иде.

    Ә концерт программасында Саратовтан «Забава» фольклор-этнография студиясе, Самарадан «Панская артель»  иҗат берләшмәcе, Мордовия, Чувашия, Марий Эл, Башкортстан, Удмуртия hәм Татарстан республикаларының фольклор коллективлары, Ульяновск өлкәсенең «Жихарка» балалар фольклор ансамбле, «Отрада» фольклор коллективы, «Волга» дәүләт җыр heм бию ансамбле артистлары катнашты.

    - Нәкъ менә шундый чараларда гына безнең искиткеч зур илебез халыклары арасындагы чын дуслык сизелә. Биредә шулай ук матди булмаган мәдәниятне җыю, саклау hәм популярлаштыру белән ихластан шөгыльләнүче кешеләрнең статусы арта. Ә күргәзмәгә без көнкүреш әйберләре белән милли киемнәр алып килдек,- ди Пермь шәhәреннән архитектура-этнография музееның фольклор коллективы җитәкчесе Людмила Белоглазова.

    Фестивальнең шәрәфле кунагы – Мәскәү шәhәреннән декоратив-кулланма hәм халык сәнгате Бөтенроссия музее директоры Елена Титова да фестивальгә соклануын белдерде.

    - Мәдәни киңлекнең берләшүе өчен җаваплылык хисен әлеге минутларда аеруча да көчле сизәбез, бүгенге истәлекле мизгелнең әhәмияте әнә шуннан гыйбарәт. Хәзер музейлар халыкта мәдәнияткә hәм чишмә башына карата уңай мөнәсәбәт тәрбиялиләр. Шулай итеп, без мәгълүмат туплаучы җәмгыятьтән белем алучы җәмгыятькә күчүебезне сизмичә дә калдык. Музейлар белән мәдәният учреждениеләренең бу юнәлештә роле бәяләп бетергесез. «Чишмә башы. Идел буенда туганнар» проектын әзерләүчеләр  халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын hәм традицияләрен бераз заманчалаштыруга ирешеп, бу мөhим эшкә яшьләрне дә җәлеп иткәннәр,- диде ул.

    Төбәкара фестивальдә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе hәм Татар мәдәният үзәге җитәкчеләре дә катнашты.