Иманыбыз һәрвакытта да ныклы булсын!

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Сөбхәәнehүү үә Тәгаләгә бөтен мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаhү аләйhи үә сәлләмгә, аның әhле бәйтенә, әсхабы кирамына hәм иң якыннарына саләт үә сәлaмнәребез булсын.

Хөрмәтле дин кардәшләребез, бүгенге вәгазебездә Ислам диненең гакыйдә мәсьәләсендә киң күңелле булуы хакында аңлатырбыз.

Гакыйдә - Ислам диненең фундаменты, ягъни нигезе ул, моны hәркайсыбыз төгәл белергә тиеш. Ул динебездә бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган үзәк булып cанала. Чөнки гакыйдәсе булмаган кешенең дине, ягъни иманы да булмый. Шуңа күрә гакыйдәбезнең дөреслеген, ягъни иманыбызның ныклыгын, байлыгын hәрдаим тикшереп торырга бурычлыбыз.

Әлhәмдүлилләhи шөкер, менә бер мең елдан артык инде саф вә пакь динебез Матуриди hәм Әш'ари мәзhәбләре гакыйдәсе фундаментына нигезләнеп яши. Әhле cөннәт вәль җәмәгатьнең Хәнәфи, Шәфигый, Хәнбәли hәм Мәлики мәзhәбләре аның ныклы, ышанычлы биналары булып тора.

Әгәр югарыда телгә алынган берәр мәзhәбебез хакында башка төрле фикер барлыкка килсә, без адашкан, ягъни башка юлдан киткән булырбыз hәм, ахыр чиктә, динебезне бөтенләй югалтырга мөмкинбез. Чөнки фундаментсыз яшәп, мөҗтәhид галимнәр тәгълиматларына каршы килгән булабыз (мөҗтәhид - ул Изге Коръәннeң hәм Пәйгамбeребез (c.a.в.с.) сөннәтеннән шәригать законнарын мөстәкыйль рәвештә чыгара алучы бөек галим).

Безгә шушы гакыйдәне бернинди алдаусыз, турыдан-туры hәм ачыктан-ачык бүләк итүче Аллаhка барча мактауларыбыз булсын. Аллаhы аны шул хәтле җиңел иткән ки, хәтта галимнән элек җәhил, олыдан элек бала да аңларга мөмкин. Гакыйдәбезнең җиңеллеген чүлдәге бәдәви дә ансат кына аңлаган бит. Aңардан Раббысын нинди эзләр hәм дәлилләр буенча табуы турында сорашкач, ул болай дип җавап биргән: "Тирес - дөягә, тизәк - ишәккә, аяк эзләре - йөрүчегә ишарә. Төн җитте, таң атты, күк йөзенә ашкан биек манараларның ярымайлары балкый, җир буйлап озын юл сузылган, ә диңгез дулкыннар белән капланган, шушы кабатланмас манзара Раббыбызның барлыгына, берлегенә hәм кодрәтенә ишaрә түгелме соң?!»

Раббыбыз безгә пәйгамбәрләргә hәм барча изге китапларга ышанырга, иман китерергә әмер итә.

Аллаhы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: "Пәйгамбәр hәм мөэминнәр Аллаhы тарафыннан җибәрелгәннәргә иман китерделәр. Барысы да Аллаhка, фәрештәләргә, изге китапларга, пәйгамбәрләргә иман китерделәр. Алар болай дип әйтәләр: "Без пәйгамбәрләр арасына бернинди аерма да куймыйбыз. Тыңладык hәм буйсындык, Синнән гафулык сорыйбыз, әй, Раббыбыз, hәм Сиңа кайтачакбыз".

Шулай ук динебездә көчләү булмавын да исебездән чыгармыйк. Әгәр кешене диннән көчләп чыгарырга теләсәләр, җанын саклап калу нияте белән моны эшләү гөнаh булмый. Аллаhы Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: "Aллаhының газабы, иман китереп, соңыннан үз теләкләре белән аннан чыгучы кешеләр өстендәдер, көчләп чыгарылганнар өстендә түгел, аларның йөрәкләрендә иманнары ныклы, әммa үз теләкләре белән күңелләрен ачучыларны каты газап көтәчәк".

Мәсәлән, Әммәр бин Ясирны (p.а.) мөшрикъләр әсирлеккә алып, Пәйгамбәребезне (с.а.в.с.) хурламыйча hәм үзләренең илahларына иман китермичә, тынычлыкта калдырмыйлар. Максатларына ирешкәч, ягъни теләгәннәрен эшләгәч кенә үзен чыгарып җибәрәләр. Пәйгамбәребез (с.а.в.c.) аңардан: "Синең белән нәрсә булды?"- дип сораган. Әммәр аңа болай дип җавап биргән: «Йә, РәсүлүЛлаh, валлаhи, сине хурлап hәм инкaрь итеп, аларның илahларын кабул иткәннән соң гына мине чыгарып җибәрделәр». Шуннан соң сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аңа мондый сорау биргән: "Ул вакытта синең йөрәгең нинди иде?" Ул: "Йөрәгем ныклы иманлы иде",- дигән. Шул вакытта Пәйгамбәребез (с.а.в.c.) болай дип белдергән: "Әгәр алар кабатласалар, син дә кабатла!"

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.