Мәчеттә - татар теле дәресләре

Ульяновск шәһәренең Дзержинский урамында урнашкан 2 нче Җәмигъ мәчеттә һәр җомга көн саен татар теле дәресләре үткәрелә. Анда мәхәллә мөселманнарының балалары һәм оныклары бик теләп йөриләр. Дәресләрне тәҗрибәле педагог - Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институты баш белгече, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфия Абутдинова алып бара.