Озак hәм бәхетле булып яшәү серләре

Зур Чирекле урта мәктәбенең 9 нчы классларында «Озак hәм бәхетле булып ничек яшәргә?» дип исемләнгән класстан тыш чара узды.

    Балалар белән очрашуга авылыбызның хөрмәтле кешеләре – хезмәт ветераны Ф.Мунзафарова белән педагогик хезмәт ветераны А.Я.Аюпова чакырылган иде. Алар җир йөзендә озак hәм бәхетле булып гомер итү серләре белән бик теләп уртаклаштылар.

    - Озак яшәү сере бик гади ул - ачык йөзле, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел hәм кешелекле булырга, башкаларның кайгы-хәсрәтен hәм шатлыгын да нәкъ менә үзеңнеке сыман кабул итә белергә кирәк. Олы яшькә җиткәч, hәр яңа көнне бүләк hәм бәйрәм рәвешендә кабул итү дә мөhим. Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип дөрес әйтәләр икән. Һәрвакытта да ниндидер эш белән мәшгуль булырга, урамда саф hавада йөрергә, кешеләргә бары тик яхшылык кына эшләргә тырышырга кирәк,- дип сөйләделәр хөрмәтле ветераннарыбыз.

    С.А.РАФИКОВА, Г.Җ.МУНЗАФАРОВА,

    Зур Чирекле мәктәбенең класс җитәкчеләре.