Римма Вильдановага - конгресс медале

Томск шәhәрендә Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узды. Анда Ульяновск дәүләт университеты президентының ярдәмчесе Римма Вильданова да катнашты.

    Тарих фәннәре кандидаты, Россия Журналистлар союзы әгъзасы Римма Камил кызы Вильданова - данлыклы якташларыбыз Закир Кадыйрига, Акчуриннарга, Сембер сәүдәгәрләренә багышланган фәнни-публицистик китаплар авторы. Ул Томскиның А.С.Пушкин исемендәге өлкә китапханәсенә «Закир Кадыйри. Возвращение к истокам» дип аталган китабын бүләк итеп тапшырган. Cөенми мөмкин түгел: әлеге форумның пленар утырышында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров Сембер төбәге татар тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертүче Римма Вильданованы конгрессның «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләгән.