ЗИРЕКЛЕ КУАК АВЫЛЫ: үткәне hәм бүгенгесе

Хәзер Зирекле Куакта барлыгы 510 кеше көн күрә. Авылыбыз Ульяновск өлкәсенең көнчыгыш өлешендә, өлкә үзәгеннән - 120 км, район үзәге Яңа Малыклыдан 30 км ераклыкта, Әврәле елгасының сул ярында урнашкан. Әврәленең уң ярында калкулыклар җәелеп киткән, тирән чокырлар hәм ерынтылар күзгә ташлана, саф сулы чишмәләр ага. Иң зур ерынты «Җиде тармак» дип атала. Ә Высокий Колок авылы тирәсендәге чишмәне «Хәзәр бабай кизләве» дип йөртәбез.

    Безнең Зирекле Куак авылына 1699 елда бертуган Алимхановлар тарафыннан нигез салына. Нәкъ менә шул чорда Мәскәү дәүләтенең көньяк-көнчыгыш чикләрен дошманнан саклау өчен Урта Идел буенда ныгытылган линияләр hәм шәhәр-кирмәннәр төзегәннәр. Авылыбызның атамасы «зирек» (ольха) сүзеннән килеп чыккан. Ерак ата-бабаларыбыз бу якларга килеп урнашкан вакытта Әврәле елгасы буенда куе зирек куаклары үсеп утырган, шуңа күрә авылга Зирекле Куак (Ольховый Куст) дигән исем биргәннәр. Авылыбыз ул заманда ике өлешкә бүленгән, аларны «теге оч» hәм «бу оч» дип йөрткәннәр.

    Зирекле Куакның көньяк-көнбатыш кырыенда курганнар группасы урнашкан. Шулай ук бронза дәверенә караган бура культурасы поселениесе дә бар. 1973-1975 елларда Л.Л.Галкин җитәкчелек иткән археологик экспедиция Зур Әврәле елгасы буенда фәнни тикшеренүләр үткәрә. Галимнәр өч-дүрт мең ел элек яшәгән кабиләләр каберләренә тап була. Ул вакытта мәрхүмнәрне агач бүрәнәләр белән уратып алынган тирән кабергә күмгәннәр.

    Архив мәгълүматларына караганда, 19 нчы гасыр ахырында Зирекле Куак авылы Самара губернасының Ставрополь өязе составына кергән. Ә 1919 елда, ягъни Октябрь революциясеннән соң Мәләкәс өязенең Яңа Майна районы составында була. 1930 елда Кошки районына караган. 1943 елның 19 январеннан бирле безнең авыл Ульяновск өлкәсенә керә. Хәзерге вакытта авылыбыз Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы Высокий Колок авыл җирлеге составында.

    Тарихи чыганаклар раславынча, 1883 елда авылда 250 йорт хуҗалыгы исәпләнгән, аларның hәркайсының алтышар дисәтинә җире, 328 дисәтинә печәнлек җирләре hәм 39 дисәтинә урман угодиесе була. Авыл халкы уделлы, ягъни дәүләт крестьяннары булып саналган. Ә 1910 елда авылда 280 хуҗалык, 2 мәчет, су hәм җил тегермәннәре була. 19 нчы гасырда авылыбызда ике зур янгын, ягъни пожар чыга hәм бөтен нәрсә диярлек янып бетә. Утызынчы елларда «кара» ангина эпидемиясе йөзләгән кешенең гомерен өзә. 20 нче гасырның утызынчы елларында, ягъни күмәк хуҗалыклар төзү чорында мәчетләрне бөтенләйгә ябып, биналарын мәктәп hәм клуб итеп үзгәртәләр.

    Исмагиль Кагарманов авылда Совет властен урнаштыруда актив катнаша hәм авыл Советының беренче рәисе итеп сайлана. Олы буын вәкилләре сөйләвенчә, Гражданнар сугышы елларында авылыбызда беркүпме вакыт Кызыл Армия частьләре тукталып тора. Авыл халкы аларга азык-төлек hәм фураж белән ярдәм итә.

    Бөек Ватан сугышы елларында 300 авылдашыбыз фронтка китә, шуларның 164е яу кырында мәңгелеккә ятып кала. 20 нче гасырның җитмешенче елларында авылда хезмәткә сәләтле 510 колхозчы (пенсионерлар белән балаларны санамыйча) исәпләнә. Күмәк хуҗалыкның биш мең гектардан артык авыл хуҗалыгы угодиеләре, шул исәптән дүрт мең гектар сөрү җирләре була. Кыскасы, колхоз үсеш юлыннан бара hәм алдынгылар сафына чыга. 1964 елда авылга ут керә, ә 1968 елда күпчелек өйләрдә радио нокталары куялар. 1974 елда колхозчыларның өйләренә телефон кертәләр hәм авылда суүткәргеч ясыйлар. 1984 елда авылның үзәк урамына асфальт юл салына hәм ул зур автомобиль трассасы белән тоташтырыла. Икмәкне күп итеп үстерүче уңган механизаторлар - бертуган Нурани hәм Фидаи Нурулла уллары Гильметдиновларның данлыклы исеме бөтен районга тарала. Алар икесе дә Хөкүмәт бүләгенә - Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән «За трудовую доблесть» медаленә лаек табыла.

    Әле күптән түгел генә саф татар авылы булып исәпләнгән Зирекле Куакта хәзер әзәрбәйҗаннар белән руслар да яши. Сафиннар, Хайретдиновлар, Летфулловлар, Мингазетдиновлар - авылыбызда аеруча күп таралган фамилияләр. Әлеге фамилияләр Сафа, Хайретдин, Летфулла hәм Мингаз дигән ир-ат исемнәреннән килеп чыккан. Авылыбызның иң өлкән яшьтәге кешесе – Рәисә Нурулла кызы Яббарова, аңа 96 яшь тулды. Зирекле Куакның яхшы данын еракларга тараткан күренекле якташларыбызны да телгә алып үтми мөмкин түгел. Мисал өчен, Нәдим Нәсибулла улы Ибятуллов Самара өлкәсе полиция органнарында хезмәт итеп, полковник дәрәҗәсенә иреште. Ә Гөлия Мәзгут кызы Валиева Мәләкәс районы эчке эшләр идарәсендә тикшерү (следствие) бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкара, ул - полиция подполковнигы.

    1931 елда авылыбызда Фрунзе исемендәге колхоз оеша. Туксанынчы елларда Фрунзе исемендәге колхоз - Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы производство кооперативы, 2000 елда - «Алтын башак» («Золотой колос») ширкате, 2005 елда - «ЧП Летфуллов» итеп үзгәртелә. Хәзерге вакытта авыл халкының пай җирләре арендага тапшырылган. Бездә халык үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында күп итеп мал-туар асрый, сөт hәм ит продукциясен Самара шәhәре базарларына илтеп саталар.

    Бүген авылыбызда ике мәчет эшләп килә, беренчесе - 1990 елда, икенчесе 1996 елда ачылган иде. Авылыбыз тулысынча газлаштырылган, мәктәбебез, китапханәбез, клубыбыз hәм фельдшер-акушерлык пунктыбыз бар.

    Хәзер Зирекле Куакта барлыгы 510 кеше көн күрә. Авылыбыз Ульяновск өлкәсенең көнчыгыш өлешендә, өлкә үзәгеннән - 120 км, район үзәге Яңа Малыклыдан 30 км ераклыкта, Әврәле елгасының сул ярында урнашкан. Әврәленең уң ярында калкулыклар җәелеп киткән, тирән чокырлар hәм ерынтылар күзгә ташлана, саф сулы чишмәләр ага. Иң зур ерынты «Җиде тармак» дип атала. Ә Высокий Колок авылы тирәсендәге чишмәне «Хәзәр бабай кизләве» дип йөртәбез.

    1921 елда авылда беренче башлангыч мәктәп (дүртеллык) ачыла, 1952 елда - җидееллык мәктәп, 1958 елда сигезьеллык мәктәп статусы бирелә. 1969 елда яңа ике катлы мәктәп төзелә, анда 480 бала белем ала. Мәктәпнең беренче директоры - Закир Яббаров. Мәгариф учагының беренче укытучысы – Алимхәер Бикинеева. Авылыбыз мәктәбенә 35 елдан артык педагогик хезмәт ветераны, мөхтәрәм шәхес Ахтәм Кәлимулла улы Нуруллов җитәкчелек итте. Хәзер белем бирү учреждениесен үз эшенең чын остасы Вәсилә Ибраhим кызы Сафина әйдәп бара.

    1979 елда авылда 200 урынга исәпләнгән hәм китапханәсе дә булган яңа мәдәният йорты сафка бастырыла. Бүген культура хезмәткәрләре татар халкының мәдәниятен, сәнгатен, милли гореф-гадәтләрен, йолаларын hәм традицияләрен саклап калып үстерү мәсьәләсенә зур игътибар бирәләр. Күптән түгел генә мәдәният йорты карамагында «Дуслык» дип исемләнгән үзешчән сәнгать коллективы эшли башлады. Хәзерге вакытта мәдәният учагы ул авылның нәкъ менә йөрәге сыман. Анда истәлекләр hәм күңел хатирәләре, күркәм традицияләр саклана, төрледән-төрле чаралар үткәрелә.

    Әлфия САФИНА,

   Зирекле Куак авылы.