Татар автономиясе проекты яклау тапты

Ульяновск өлкәсенең ун коммерцияле булмаган оешмасы иҗади проектларын тормышка ашыру өчен дәүләттән ярдәм алачак. Алар арасында өлкә татар милли-мәдәни автономиясе дә бар.

            Төбәгебездә социомәдәни инициативалар конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде hәм “Мәдәният” илкүләм проектының тематик атнасы кысаларында җиңүчеләр белән килешүләр төзелде.

            Өлкәнең сәнгать hәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова әйтүенчә, илкүләм проектның “Иҗади кешеләр” юнәлеше буенча проектларга грантлар белән ярдәм күрсәтү максатында бюджеттан 5 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу проектлар Ульяновск өлкәсе территориясендә яшәүче халыкларның рухи-әхлакый hәм мәдәни кыйммәтләре нигезендә Россия гражданлыгы бердәйлеген ныгытуга юнәлдерелгән.

            Социомәдәни инициативалар конкурсында җиңүчеләр арасында Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе дә бар. Милли оешманың проекты “Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Әсән авылында туып үскән СССРның халык артисты, РСФСРның, Татарстан АССРның халык артисты hәм Башкортстан АССРның атказанган артисты, педагог, язучы Габдулла Шамуковның 110 еллык юбилеена багышланган Татар театры көннәре” дип атала.

     - “Татар театры көннәре” проекты Россиядә Театр елының hәм Ульяновск өлкәсендә Милли бердәмлек елының мөhим вакыйгасына әвереләчәк. Ул Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Әсән авылында дөньяга килгән мәшhүр артист Габдулла Шамуковның 110 еллык юбилеена багышлана. Габдулла Рухулла улы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында гомере буе Владимир Ленин ролен уйнаган. Без тематик чаралар уздырырга, ул яшәгән авылда мемориаль такта ачарга hәм шулай ук аның әсәрләре, фоторәcемнәре, истәлекләре белән китап бастырып чыгарырга җыенабыз. Яшь буын күренекле якташларыбызны белергә hәм алар белән горурланырга тиеш,- дип сөйләде проектның җитәкчесе Рамис Сафин.