Иске Исәнтимер авылында корбан мәҗлесе

Яңа Малыклы районы Иске Исәнтимер авылы мәдәният йортында корбан мәҗлесе узды. Авылдашлары - Ишеевка бистәсе имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гизятуллов тарафыннан оештырылган күркәм мәҗлестә мәхәллә халкы, шулай ук мөхтәрәм дин әhеленең туганнары hәм күрше авылларда яшәүче кардәшләре катнашты.

    Диндәшләребезнең бердәмлеген ныгыту, халыкны дин юлына, мәчет сукмагына тарту нияте белән үткәрелгән мәҗлестә катнашучыларга өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин ифрат та гыйбрәтле вәгазен ирештерде. Ул биш вакыт намазга йөрергә авырсынулары сәбәпле, зур авырлыклар белән салынган мәчет ишегендә йозак эленеп торуы өчен авыл картларын бераз шелтәләп тә алды. Өлкән яшькә җитеп тә мәчеткә йөрмәгәч, бу дөньяда ни өчен яшәргә соң, дип Илдар хаҗи авыл халкы алдында бик тә урынлы сорау куйды hәм мәрхүмнәрне догадан калдырмаска, мәчет манарасыннан көненә биш тапкыр моңлы азан тавышын яңгыратырга өндәде. Ни гаҗәп, хәзер авыл халкы терлек асрамый, бәрәңге утыртмый башлады, бары тик хөкүмәт биргән пенсия акчасына гына ышанып яши, ә элек заманда болай булмаган бит, татар халкы гомер бакыеннан үзе эшләп көн күргән, диде баш имам-ахун. Ә Яңа Малыклы район хакимияте башлыгы Анастасия Пуреськина Иске Исәнтимер халкының тырыш, уңган булулары турында сокланып сөйләде hәм авылның су башнясын ремонтлауда, мәчет бинасына газ кертүдә, мәдәният йортын төзекләндерүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Өлкәнең «Җирле инициативалар» программасы мөмкинлекләреннән файдаланырга киңәш итәм, әнә, күрше Урта Исәнтимер авылында шушы проектта катнашып, быел зиратка юл салдырдылар, дип белдерде район җитәкчесе. Туксанынчы елларда Урта Исәнтимер авылында дүрт мәчет төзетү эшләрен башлап йөргән 91 яшьлек Мансур хәзрәт Минибаев та Иске Исәнтимер мөселманнарын мәчетне буш тотмаска, намазларга йөрергә чакырды hәм корбан мәҗлесен оештыру ниятендә хәләл малын сарыф иткән Наил хәзрәт Гизятулловка рәхмәтләрен юллады. Мин кардәшемнең динебезгә хезмәттә булуы, авыл халкын җыеп шундый зур мәҗлес үткәрүе белән чиксез горурланам, диде аксакал. Яңа Малыклы районы буенча имам-мөхтәсиб Рәкиб хәзрәт Мингалиев Иске Исәнтимер мәчетендә дин дәресләре алып барырга теләк белдерде. Безнең Урта Исәнтимердә дүрт мәхәллә исәпләнә, халык намазга да, дини гыйлем алырга да бик теләп йөри, быел безнең мәхәлләдә генә дә егерме корбан чалынды, ике гаилә шәhәрдән кайтып урнашты, диде Рәкиб хәзрәт.

    Аннары мәҗлестә катнашучылар Наил хәзрәт Гизятулловның  Аллаhы Раббыбызның ризалыгына ирешү ниятендә мәрхүм булган якын кешеләре – Хәсән бабасы, Затия әбисе hәм Рушан апасы исеменнән чалынган корбаннарның кабуллардан булуын теләп дога кылдылар hәм күмәкләшеп тәкбир әйтеп шифалы корбан шулпасы белән сыйландылар. Әлеге мәҗлесне авыл халкын бергә җыю, туганнарны, барча кардәшләрне үзара күрештерү максаты белән оештырдым, диде Наил хәзрәт. Ул мәҗлесне үткәрүдә hәрьяклап ярдәм иткән мәдәният хезмәткәрләренә, мәхәллә халкына рәхмәт сүзләрен юллады.

    Исхак ХӘЛИМОВ.