Догалар кабул булмавының сәбәпләре

Җомга вәгазе

Хөрмәтле вә газиз дин кардәшләребез! Бу атнадагы хотбәбездә - җомга вәгазендә догаларыбыз ни сәбәпле кабул булмавы hәм дога кылган вакытта нәрсәгә аеруча игътибар итәргә кирәклеге турында аңлатырга тырышырбыз.

         Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.c.) үзенең хәдисе-шәрифендә: “Дога - гыйбадәтнең җелеге”,- дип әйткән. Чынлап та, дога кылган вакытта безнең йөрәкләребез, калебләребез Аллаhы Тәгаләгә якыная. Кулларыбызны күтәреп Раббыбыздан сораган чакта күңелләребез тынычлана. Аллаhы Тәгаләнең көче hәм кодрәте бөтен нәрсәгә дә җитә, шуңа күрә без нәрсә генә теләсәк тә, ни генә сорасак та, өметләнеп күтәргән кулларыбыз беркайчан да буш кайтмый. Әмма кайбер вакытта Аллаhы Раббыбыздан сорыйбыз, Аңа ялварып догалар кылабыз, тик теләгән нәрсәләребез барлыкка килми, ниятләребез тормышка ашмый. Моның сәбәбе нәрсәдә икән соң?

         Шулай бервакыт Ибраhим бин Әдhәм исемле күренекле  хәзрәт Басра шәhәре урамнары буйлап барганда, берничә кеше  аның янына килеп, безнең догаларыбыз ни өчен кабул булмый икән, дип сораганнар. Хәзрәт аларга догалары ни өчен кабул булмауның ун төрле сәбәбен санап күрсәткән. Менә - алар: “Без Аллаhка ышанабыз, дип әйтәсез, әмма Аның кушканнарын үтәмисез; Коръәнне укыйсыз, әмма мәгънәсен аңлап гамәл кылмыйсыз; Пәйгамбәребезне (с.а.в.с.) яратабыз, дип әйтәсез, әмма аның сөннәтләрен үтәмисез; шайтанны яратмыйсыз, әмма аның белән дус булып яшисез; җәннәткә керергә телисез, әмма моңа ирешү өчен тиешле гамәлләрне кылмыйсыз; тәмуг утыннан куркасыз, әмма гөнahтан сакланмыйсыз; үз гаебегезне танып төзәтмисез, әмма башка кешеләрнең гаебен тикшерәсез; үлем - хак, дип әйтәсез, әмма үлемгә хәзерләнмисез; Аллаhы биргән нигъмәтләрне кулланасыз, әмма шөкрана кылмыйсыз; мәетләрне соңгы юлга озатасыз, аларны искә алу табынында катнашасыз, әмма үзегезнең дә шунда баруыгыз турында онытасыз”,- дигән Ибраhим бин Әдhәм хәзрәт.

         Мөхтәрәм җәмәгать, әгәр догаларыбыз кабул булуын теләсәк,  шушы күренекле хәзрәтнең сүзләренә колак салыйк әле. Ул безгә биргән үгет-нәсыйхәтләргә, акыллы киңәшләргә чын күңелдән ышанып, барчасын да гамәлгә ашырырга тырышыйк.

         Шулай ук догаларыбыз кабул булуына сәбәп булып торган тагын бер мөhим нәрсә бар. Ул - дога кылганнан соң әмин дип әйтү. Сөләйман (а.с.) пәйгамбәр вакытында бик каты корылык була. Яңгырлар берничә атна бөтенләй яумый. Сөләйман (а.с.) кырга чыга да, кулларын күтәреп Аллahы Тәгаләдән яңгыр бирүен сорый. Ул өч көн рәттән шулай эшли, әмма теләге кабул булмый. Өченче көнне яшәгән җиренә кире кайтып барган вакытта аңа зур бер кырмыскалык яныннан үтәргә туры килә. Кырмыскалар оясы яныннан узып барганда, ана кырмысканың оя өстенә басып hәм аякларын күтәреп дога кылуын күрә ул. Сөләйманга (а.с.) Aллаhы Тәгалә тарафыннан олуг бер нигъмәт бирелгән була. Ул хайваннар телен аңлаган икән. Бу юлы ана кырмысканың дога кылуын аңлап, үзе дә кулларын күтәреп догага кушылган.

         Кырмыска Аллаhы Тәгаләдән ялварып яңгыр бирүен сораган: “Әй, Раббыбыз, безне яңгыр белән сугарсаң иде, рәхмәтеңнән мәхрүм итмә. Тирә-ягыбызда ашарлык ризык бетте, бөтен нәрсә корып кипте. Без ризык эзләп табар өчен ерак юлга чыгарга мәҗбүр булабыз, шул сәфәрләрдән кайткан вакытта бик күп кырмыскалар сусаудан, ачлыктан үлеп калалар, кайберләрен аяк белән таптап үтерәләр. Yзеңнең фазлы кәрамең белән безгә мәрхәмәтлелек күрсәт, безне сусыз hәм ризыксыз ачка үтермә”,- дигән ул. Сөләйман (а.с.) кырмысканың дога кылуын ишеткәч, әмин, әмин, әмин, дип әйтеп торган. Алар дога кылып бетерергә дә өлгермәгәннәр, коеп яңгыр ява башлаган.

         Сөләйман (а.с.) өенә кайткач: “Әй, Раббым, мин пәйгамбәр буларак, Сиңа берничә көн рәттән дога кылдым, әмма теләгем ни өчендер кабул булмады. Ә менә ана кырмысканың догасын кабул иттең, моның хикмәте нәрсәдә cоң?”- дип сораган.

         Шуннан соң аңа Аллаhы Тәгаләдән вәхи килгән: “Әй, сөекле колым, кырмыска дога кылган вакытта әмин дип әйтеп торучы Сөләйман бар иде, ә син дога кылган чакта әмин дип әйтүче булмады. Чын күңелдән чыккан әмин сүзе хөрмәтенә кырмысканың догасы кабул булды”.

         Аллаhы Раббыбыз догаларыбызны җиренә җиткеpеп кылырга насыйп итсен hәм ихластан теләгән теләкләребез кабуллардан булсын иде. Әмин.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте (РДУМ) Голәмәләр шурасы рәисе Марат хәзрәт Садуакасов тарафыннан расланды.