«Cөмбелә бәйрәме»нә чакырабыз!

5 октябрь көнне 11 сәгатьтә Татар мәдәният үзәгендә көзге уңышны җыеп алганнан соң уздырыла торган халкыбызның борынгы «Сөмбелә бәйрәме» була.

    Хөрмәтле дуслар! Бакчаларыгызда үскән hәм “Уңыш-2019” күргәзмәсендә урын алачак зур яки оригиналь яшелчә, җиләк-җимешкә (кабак, алма, кәбестә, помидор, кишер h.б.) hәм шул уңыштан әзерләнгән татар халык ашларына конкурс уздырыла. Конкурста җиңүчеләргә Татар мәдәният үзәгендә узучы концерт hәм театрларга чакыру билетлары бүләк ителәчәк. Шулай ук бакчада үскән җиләк-җимешләрне сату мөмкин булачак. Сезне уңыш бәйрәмендә көтеп калабыз! Рәхим итегез!

    Адресыбыз: Ульяновск шәhәре, Нариманов пр., 25. Белешмәләр өчен телефон: 46-20-95.