Мәхәллә эшмәкәрләр ярдәмендә яши

Яңа шәhәрнең Ленин Комсомолы проспектында урнашкан «1 нче мәхәллә» мәчетендә «Сембер» бизнес-клубы вәкилләре hәм Заволжье районы татар эшмәкәрләре белән очрашу узды. Анда район хакимияте, татар автономиясе, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе hәм мәркәзебезнең Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчеләре дә катнашты.

    Күркәм очрашуны Ульяновскиның Yзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин hәм Татарстанның Буа районы имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов тирән эчтәлекле вәгазьләре белән башлап җибәрделәр. Алар ислам дине нигезләренә, аерым алганда, ел дәвамында эшләп тапкан малдан зәкят түләүгә, хәләл акча хисабына изге җирләргә хаҗ cәфәренә баруга, корбан чалуга hәм мохтаҗларга ярдәм итүгә бәйле мәсьәләләргә тукталдылар. Ә «1 нче мәхәллә» мөселман дини оешмасы рәисе Рафаэль Назмутдинов өч ел элек ачылган мәчет эшчәнлеге белән таныштырып үтте.

    - Татар бизнесменнары ярдәменә таянып, күптән түгел генә бинабызга пластик тәрәзәләр куйдырдык hәм йортта балалар мәйданчыгы ачып җибәрдек. Игелекле эшкуарлар изге Рамазан hәм Корбан айларында дини дәресләр үткәрү өчен бик тә уңайлы өстәлләр hәм шулай ук кер юу машинасы китереп тапшырдылар. Ә «Сәдака» хәйриячелек фонды суыткыч камера бүләк итте,- диде ул.

    Рафаэль хаҗи Әмин улы мәхәлләнең якын киләчәккә уй-ниятләре белән дә уртаклашты. Алда бинаның икенче катын да мәчет карамагына алу бурычы тора икән. Анда уку бүлмәләре, конференц-зал, китапханә hәм музей булдыру күздә тотыла. Шулай ук мөселманнар өчен заманча медицина үзәге  ачарга җыеналар. Ә мeчетнең ишегалдында татар милли йорты булдыру проекты әзер. Әлеге йортта халкыбызның тормыш-көнкүреш әйберләре hәм тарихи ядкарьләр урын алачак. Мәхәллә хәйриячелек эшчәнлеген дә киңәйтергә исәпли. Мәсәлән, халыктан кием-салым җыеп, аларны юып hәм үтүкләп, мохтаҗлыкта көн күрүче гаиләләргә таратырга ниятлиләр. Ә азык-төлек наборларын районда үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә аз тәэмин ителгән кешеләргә таратачаклар.

    «Сембер» бизнес-клубы активистлары мәхәллә тарафыннан башкарылган игелекле гамәлләргә уңай бәя биреп, алдагы көннәрдә бергәләп, кулга-кул тотынышып эшләргә теләк белдерделәр. Мәхәллә ишегалдында милли татар йорты булдыру проекты аларда аеруча зур кызыксыну тудырды.

    Аннары шәhәребезнең татар-мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре хезмәт юлын hәм иҗтимагый, дини эшчәнлеген Яңа шәhәрдә башлап җибәргән мөхтәрәм шәхесне - Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәcә ректоры Ильяс хәзрәт Җиhаншинны 55 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан хөрмәтләде. Ульяновск өлкәсенең эшмәкәрлек үсеше корпорациясе рәисе Руслан Гайнетдинов, Заволжье район администрациясе башлыгы Наил Юмакулов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, татар автономиясенең Заволжье бүлекчәсе җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов, «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов, Буа районы имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов hәм «1 нче мәхәллә» вәкилләре Ильяс хәзрәткә иң изге теләкләрен ирештереп, халкыбызга hәм динебезгә хезмәттә уңышлар теләделәр. Ә Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов Ульяновск татарлары, аеруча да Яңа шәhәр мөселман мәхәлләсе уңышларына соклануын белдерде.

    Тәбрикләү сүзләре hәм телебез, динебез язмышы турында фикер алышулар тәмамланганнан соң, барча кунакларны да «Ак калфак» уңганнары тырышлыгы белән әзерләнгән мул табын көтә иде.

Исхак ХӘЛИМОВ.