Кызлар күңелле Лилия
Күп конкурслар hәм фестивальләрдә катнашып, дипломант hәм лауреат исемнәре алган, дәрәҗәле урыннар гына яулаган «Кызлар күңеле» ансамбленең cәнгать җитәкчесе, Чардаклы районы татар милли-мәдәни автономиясенең, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының иң актив әгъзасы Лилия Егоровна Хузеева 23 сентябрьдә үзенең юбилейлы туган көнен - 60 яшьлеген hәм хезмәт юлын башлавына 40 ел тулу бәйрәмен билгеләп үтте.
Кадерле Лилия Егоровна! Сезне шушы бәйрәмнәрегез уңаеннан хөрмәтләп, хәерле гомер юлы, куанычлы мизгелләр, исәнлек-саулык, туганнарыгызның, бала-оныкларыгызның, дусларыгызның hәм укучыларыгызның күңел җылысын тоеп яшәвегезне телибез. Кешеләргә кирәк булып, туганнарга терәк булып, изге хезмәт юлыгызны армый-талмый дәвам итәргә язсын!
Якты булсын алда узар юлыгыз,
Җырлы булсын гомер агышыгыз.
Ак бәхетләр алып килсен Сезгә
Аллаhы бүләк иткән язмышыгыз.
Татар милли-мәдәни автономиясенең район советы рәисе Җәүдәт Абдулла улы Мубинов,
«Ак калфак» оешмасы бүлекчәсе рәисе Гөлсинә Зиннур кызы Герасимова.