Гариф ага Ахмеровның сугыш юллары

Бөек Ватан сугышының утлы юллары аша узган Гариф Гәрәй улы Ахмеровның тормышы Туган илне чын ихластан ярату, аны явыз дошманнан азат итү өчен үз-үзен  кызганмыйча геройлык hәм батырлык күрсәтү үрнәге булып тора.

    Гариф Гәрәй улы 1923 елның 12 ноябрендә Иске Майна районы Ертуган авылында крестьян гаиләсендә туа. Аңа тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә - 12 яшьлек малай ат белән җирле колхоз җирләрен сөрә, лобогрейка белән ашлык суктыра, комбайнер ярдәмчесе булып эшли.

    18 яше дә тулып бетмәгән Ахмеровны 1942 елның февралендә Совет Армиясе сафларына алалар. Башта Новосибирск шәhәрендә кече командирлар әзерләүче полк мәктәбендә укый. Аннары «катюша»ларның 397 нче аерым гвардияле миномет дивизионы командиры итеп билгеләнә. Гариф Гәрәй улы үзенең отряды белән Сталинград, Дон, 1 нче hәм 2 нче Белоруссия фронтларындагы сугышларда катнаша.

    - 111 көн hәм төнне окопларда үткәрдек,- дип истәлекләре белән бүлешә фронтовик. - Грачев балкасында (Идел буе далаларындагы ярларны шулай атаганнар) оборонада торуыбыз бүгенгедәй хәтеремдә. Шулай бервакыт разведчик-телефонистлар дошманның 40 танкысы безгә таба килүе турында хәбәр иттеләр. Без кичтән үк 24 «катюша»ны әзерләп куйдык hәм оборонаның алгы сызыгыннан сигнал килүен көтүгә керештек. Беләсезме, «катюша» - бик тә куркыныч корал бит ул, бер тапкыр атуда 48 снарядны чыгарып җибәрә. Һәм менә атарга дигән приказ килеп иреште. Таң атканчы каты бәрелешләр барды. Немец хәрби машиналарының яртысыннан артыгы янып юкка чыкты, ә калганнары кире борылып киттеләр. Менe шундый ул «катюша»!

    Сугыш ветеранының барлык вакыйгаларны, даталарны, язмыш сукмагында очраган сугышчыларны исендә тотуы чиксез сокландыра.

    - Без – төрле милләт вәкилләре, руслар, украиннар, татарлар, чувашлар, үзбәкләр, казахлар, иңгә-иң куеп фашистларга каршы көрәштек. Чөнки Туган илебез язмышы, бөек совет халкының язмышы безнең кулларда иде. Ә сугышка керер алдыннан тараткан листовкалар күңелләрне күтәреп җибәрә, көч өсти, илhамландыра иде. «Вперед за Родину!», «Ни шагу назад!» дигән өндәмәләр безне Бөек Җиңүгә алып бардылар,- ди Гариф ага.

    Фронтовик куркыныч, үлем, геройлык белән адым саен очраша. Шундый дәhшәтле сугышта исән калуына ул үзе дә гаҗәпләнә. Иң куркыныч мизгелләрдә аны фәрештә саклап калгандыр, мөгаен.

    - Ничек исән калуым турында бераз сөйлим әле. Ноябрь аеның тыныч бер киче иде. Немецлар Сталинград оборонасын өзәргә әзерләнәләр. Без – икешәр кеше, окопларда йоклыйбыз. Мин йоклап ятучы иптәшемне калдырып, бераз читкәрәк киттем. Тиз арада әйләнеп килсәм, немец снаряды безнең землянканы шартлаткан бит... Дустымны шунда окоп эчендә үк җирләдем. Кайгы-хәсрәт барыбер сагалап йөргән. Сталинград тирәсендә чолганыштан чыккан вакытта контузия алып госпитальгә эләктем. Яраларым бераз төзәлә төшкәч, кабат алгы сызыкка, фронтка җибәрүләрен сорадым. Госпитальдән соң 2 нче Белоруссия фронты 581 нче артиллерия зенит аерым полкының орудие командиры итеп куйдылар,- дип сөйләде Ахмеров.

    1943 елның 5 июлендә совет гаскәрләре Курск оборона операциясен башлыйлар, ә 12 июльдә Прохоровка тирәсендә танклар сугышыннан соң көчле контрhөҗүмгә күчәләр. Орел-Курск дугасындагы курку белмәс сугышчылар арасында Ахмеров та була. Явыз дошманга каршы көчле hөҗүмне нәкъ менә аңа башлап җибәрергә туры килә. Шул рәвешле ул илебез җирләрен пычрак итекләре белән таптаучы фашистлардан үч ала.

    - Без ике атна дәвамында кара-каршы сугыштык,- дип сөйли фронтовик. - Немецлар 4 эшелонланган оборона куйган иделәр. Кем әйтмешли, утлар, сулар hәм бакыр торбалар аша узып, дошманны тар-мар иттек. Орел-Курск дугасында оборонаны өзгәннән соң, Варшава, Гданьск, Гдынь шәhәрләрен азат итүдә катнаштык hәм Германиянең Висмар, Росток калаларына кадәр барып җиттек.

    Гариф Гәрәй улы Җиңү турында Германиядән 40 км ераклыкта батареяда дежурда торганда ишетә.

    - 8 май көнне сержант шалтыратып, сугышның тәмамлануы турында хәбәр итте. Мин бу шатлыклы яңалыкка ышанмыйча, батарея командиры янына ашыктым. Ул тревога буенча барыбызны да җыйды hәм Бөек Җиңү турында тантаналы рәвештә игълан итте. Без бер-беребезне кочаклый башладык. Аннары төне буе рәхәтләнеп күңел ачтык.

    Фашистик Германияне җиңгәч, Ахмеров 1947 елның июленә кадәр Германиядә хезмәт итә, ә 1947 елның август аенда туган авылына кайта.

    Гариф Гәрәй улы башта Ертуган колхозының трактор бригадасында учетчик булып эшли, аннары бухгалтер итеп күчерәләр. Булачак хатыны белән авыл клубында бию кичәсендә таныша. Алар күпләргә үрнәк булырлык матур яшәп, өч бала тәрбияләп үстерәләр, hәркайсына югары белем биреп, олы тормыш юлына бастыралар.

    Фронтта геройлык үрнәге күрсәткән өчен Ахмеровны кандидатлык стажы үтмичә генә КПСС сафларына кабул итәләр. Шуннан соң ул бөтен көчен hәм тырышлыгын куеп җәмәгать эшләрендә катнаша, партия оешмасы секретаре урынбасары, иптәшләрчә суд рәисе булып сайлана. Ә 1954 елда Кече Кандал авыл Советы секретаре итеп билгелиләр. Унике ел дәвамында ул шушы җаваплы вазыйфаны башкара hәм якташлары үзен уналты елдан артык авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар. Ул нәзакәтле, кешелекле hәм гадел булуы белән аерылып тора. Беркайчан да дорфа итеп, кычкырып сөйләшмәве өчен дә аны хөрмәт итәләр. Фронтовик үзенең зирәк киңәшләре белән бик күп кешегә дөрес юлны сайларга ярдәм итә.

    1966 елда тәҗрибәле бухгалтерны Иске Майна районының Куйбышев исемендәге колхозына юнәлтәләр. Аннары Ахмеров туган авылы хуҗалыгына кире әйләнеп кайта hәм пенсиягә чыкканчы шунда эшли. Аның тырышлыгы аркасында да Ертуганда балалар бакчасы hәм мәчет төзелә, ә колхоз идарәсе  итеп салынган бина мәктәп карамагына тапшырыла.

    Гариф Гәрәй улы лаеклы ялга чыккач, бөтен көчен җәмәгать эшләренә, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә hәм авыл мәчетенең имам-хатыйбы вазыйфаларын башкаруга юнәлтә.

    Фашистик Германиягә каршы сугышта батырлык үрнәкләре күрсәткән өчен Гариф ага Ахмеров Верховный Главнокомандующий Иосиф Сталиннан 20 рәхмәт хаты ала, шулай ук Кызыл Йолдыз hәм Ватан сугышы орденнары, «За отвагу», «За боевые заслуги», «За оборону Сталинграда», «За освобождение Варшавы», «За Победу над Германией» медальләре белән бүләкләнә.

    Альбина АЗМУХАНОВА.

    Редакциядән: Әлеге мәкалә 2011 елда «Крестьянская газета»да басылган иде. Кызганычка каршы, Гариф ага Ахмеров бүген безнең арабызда юк инде. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.