Яшь гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк

2020 елдан Ульяновск өлкәсендә яшь гаиләләр беренче балалары туганнан соң дәүләттән 100 мең сум күләмендә акча алачаклар.

    Губернатор Сергей Морозов гаилә традицияләре фестивалендә балалары булган парларга социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары турында игълан итте. Шунда ук төбәгебез башлыгы 15 нче тапкыр үткәреләчәк «Россия көнендә патриот тудыр» акциясенә старт бирде.

    - Яшь гаиләләр өчен өстәмә социаль ярдәм чарасын кертергә җыенабыз. Беренче бала тугач бер тапкыр 100 мең сум акча биреләчәк. Аны баланың анасына 25 яшь тулмаган парлар алыр дип көтелә. Һәм бу акчаны 2020 елның июленнән инде түли дә башлаячакбыз. Шулай ук Законнар чыгару Җыелышы депутатлары белән 2020 елның 1 январеннан үзләренең шәхси йортларын төзүче күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү турында килештек. Якын киләчәктә социаль контрактларның роленә hәм санына да аерым игътибар биреләчәк,- дип белдерде регион башлыгы.

    Хәзерге вакытта бездә 33 төрле ярдәм чарасы (шуларның 25е - региональ) закон нигезендә беркетелгән. Мәсәлән, Губернатор Сергей Морозов инициативасы буенча булдырылган «Семья» капиталы икенче бала тугач - 50 мең сум, өченче hәм аннан соңгы балалар туганнан соң 100 мең сум түләүне күздә тота.  Шулай ук икенче hәм өченче бала тугач ата-аналарга өч ел дәвамында ай саен 10 мең сум күләмендә пособие түләнелә. Моннан тыш, Ульяновск өлкәсендә ипотекага 6 процент күләмендә льготалы процент ставкасы гамәлдә, шулай ук өченче бала тугач ипотека түләү өчен 450 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтү каралган.

    Социаль контракт тагын бер нәтиҗәле ярдәм чарасы булып тора. Өлкәнең гаилә, демография сәясәте hәм социаль иминлек министры Ольга Касимова хәбәр итүенчә, быелның башыннан бирле 619 социаль контракт имзаланган, узган ел белән чагыштырганда, бу - 158гә күбрәк. Социаль контрактны, нигездә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларын (терлек, кош-корт, үcентеләр сатып алу өчен) hәм шәхси эшмәкәрлекне үcтерү максаты белән төзиләр, ди өлкә министры.