Укытучыларга кагылышлы уникаль закон

2020 елдан Ульяновск өлкәсендә педагогик хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән уникаль закон эшли башлый.

12 сентябрьдә әлеге закон проекты региональ Хөкүмәт утырышында тикшерелде hәм яклау тапты.

    - Губернатор Сергей Морозов тәкъдиме буенча социаль әhәмияткә ия документ әзерләнде, ул педагогның статусын күтәрүгә, өстәмә кызыксындыру чаралары булдыруга юнәлдерелгән. Укытучылар җәмәгатьчелеге өчен бик тә мөhим закон бу. Россия регионнары арасында бары тик безнең Ульяновск өлкәсендә генә шундый документ тормышка ашырылачак. РФ мәгариф министры Ольга Васильева Ульяновск өлкәсенә визиты вакытында закон проектына югары бәя бирде,- диде Ульяновск өлкә Хөкүмәте рәисе Александр Смекалин.         

Өлкәнең мәгариф hәм фән министры Наталья Семенова белдерүенчә, әлеге документ «Киләчәк укытучысы» проектында hәм «Мәгариф» илкүләм проектында билгеләнгән мәсьәләләрне уңай хәл итүгә булышлык күрсәтәчәк. Закон проектында педагогик хезмәткәрләр категорияләргә бүлеп күрсәтелгән: педагог-остаз, педагог-методист, педагог-тикшеренүче. Аларга стажировка үтү өчен грантлар булдыру каралган.