Татар халык театры җитәкчесенә - Рәхмәт хаты

Ульяновск шәhәре Татар мәдәният үзәгенең Барый Тарханов исемендәге халык театры коллективы режиссеры Гөлия Азат кызы Салахутдинова шәhәр администрациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

    Шәhәребездә татар театрын уңышлы гына әйдәп баручы Гөлия Салахутдиновага бүләкне шәhәр башлыгының урынбасары Инна Митрофанова тантаналы рәвештә тапшырды. Милләттәшебезнең Ульяновск шәhәре территориясендә милләтара татулыкны ныгытуга, татар халкының милли традицияләрен hәм телен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүе әнә шулай югары бәяләнде.