«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты тормышка ашырыла

КВАЛИФИКАЦИЯЛЕ КАДРЛАР

    “Ульяновск өлкәсенең сәламәтлек саклау учреждениеләрен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү” дип аталган региональ проект беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмаларында кадрлар дефицитын бетерүгә, сәламәтлек саклау тармагына килүче яшь белгечләрнең югары квалификация дәрәҗәсен тәэмин итүгә hәм аларга hөнәри осталыкларын hәрдаим арттырып тору өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән.

    Бүгенгe кэнгэ 4000 врач hәм 10000 урта медицина хезмәткәре квалификацияне күтәрү программасын үткәннәр.

    1277 врач hәм 1640 урта медицина хезмәткәре эшкә урнаштырылган.

    20 меңнән артык медицина белгече өзлексез, шул исәптән дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып белем алу системасына җәлеп ителгән.

БАЛАЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕН САКЛАУ

    Быел Ю.Ф.Горячев исемендәге өлкә балалар клиник хастаханәсенең консультатив-диагностика үзәгендә hәм ЛОР-бүлегендә, Перинаталь үзәкнең 1, 2 нче балалар поликлиника бүлекләрендә, балалар шәhәр клиник хастаханәсенең 7 нче (Пушкарев ур.,), 3 нче (Камышинская ур.,), 1 нче (Л.Толстой ур.,), 2 нче (Орлов ур.,), 4 нче (Варейкис ур.,) поликлиникаларында, шулай ук Инза, Майна, Николаевка, Барыш, Радищево, Тереньга, Карсун район хастаханәләренең балалар поликлиника бүлекләрендә капиталь ремонт эшләре бара.

    2019 елда 11 берәмлек медицина җиhазлары сатып алынган.  Ульяновскиның балалар шәhәр клиник хастаханәсенә - рентген-аппарат hәм эксперт класслы УЗИ аппараты, Перинаталь үзәккә - рентген диагностика комплексы hәм эксперт класслы УЗИ аппараты, Ю.Ф.Горячев исемендәге өлкә балалар клиник больницасына - рентген диагностика комплексы hәм эксперт класслы УЗИ аппараты, Николаевка, Майна, Барыш, Карсун hәм Тереньга район хастаханәләренә урта класслы УЗИ аппаратлары юнәткәннәр.