“Үрнәк ал син, кеше, күр гыйбрәтне...”

Аллаһы Тәгалә аны үзенең ярдәменнән ташламый һәм ташламас та, дип уйлыйм, шуңа күрә ул тормышыннан зарланмый. Бу сүзләр әниемнең энесе Хайдәр абыем турында.

Шамсутдинов Хайдәр Шакир улы 1929 елның 15 сентябрендә Иске Төгәлбуга авылында туган. Аңа - 90 яшь.

Җир йөзендә әйбәт, матур һәм уңган, үткен һәм акыллы, зирәк һәм туры сүзле, сөйкемле һәм мәһәббәтле кешеләр җитәрлек. Әлеге күркәм сүзләр безнең туганыбызга да тулысынча туры килә.

Җиде бала арасыннан алар игезәк апасы Дания - Солтания белән энесе Зәки үскәннәр.  Хайдәр абыебыз бу тормышта күпне күргән, чын мәгънәсендә, утлар – сулар кичкән сугыш чоры баласы, авыр хезмәтне, ач балачакны, Бөек Ватан сугышы елларындагы барлык михнәтләрне дә үз җилкәсендә татыган .

“Җиңү бәйрәме якынлашкан саен сугыш чорында күргән авырлыклар йөрәкнең мәңге төзәлмәс ярасы булып яңара, кабат искә төшә”,- ди газиз әниемнең энесе - 1941 елда 3 класс яңа гына бетергән малай идем. Шуңа да карамастан, өлкәннәр белән бергә эшләргә туры килде. Башта үгезләр белән җиккән лобогрейкада тир түктем, аннары зурларның уртасына басып печән чаптым. Төннәрен болынлыкта үгезләр һәм атлар саклыйбыз, малларны ашатырга чыгарабыз. Ә инде Солтания апам белән мине заправка өчен җаваплы итеп куйгач, Хаерниса Хамидуллина, Мәмүрә Гайнуллова, Шәмсия Калимуллина белән бергә Мәләкәстән ягулык ташыдык. 200 литрлы өч мичкәне өч үгез җиккән озын арбага тәгәрәтеп меңгерәбез дә, кичке сәгать унбердә юлга чыгабыз. Таң атканда Мәләкәскә җитәбез (45-50 км), иртәнге якта исә өйдә була идек. Туңга сөрү вакытында трактор алдыннан яланаяк фонарь яктыртып йөрүем дә хәтергә уелып калган. Трактористлар ялга туктаган арада, апам килеп чуенда бүрттергән арыш ашата иде. Авырлыкка түзә алмыйча өйгә качып кайттым, озак та үтмәде, бригадир безгә килгән. Ул мине сөйрәп алып тарантасына салды да, кырга җиткәнче өстемә утырып барды. Сугыш хәтирәләрен сөйләп тә, аңлатып та бетерерлек түгел”,- ди Хайдәр абый.

1946 елда 7 класс мәктәпне тәмамлаган 17 яшьлек егетне армия сафларына түгел, ә ФЗОга (фабрично–заводское обучение) военкомат аркылы повестка белән  “ для восстановления послевоенных разрушений” Ульяновскига җибәрәләр.

Немец әсирләре белән 1949 елга кадәр автомобиль заводын төзүдә катнаша.

“Унике кешегә бер буханка ипи бирделәр, аннан соң карточка белән столовойда көндезге, кичке ашны ашаттылар, калган вакыт ач. Барак эче урталай бүленгән: бер ягында - әсирләр, ә икенчесендә - без. Иртәнге йокыдан уянгач, күлмәк–ыштан бет белән тулган була иде, шуны кагабыз да чыгып китәбез”,- дип истәлекләрен яңартты абый.

1949 елны аңа “Кая укырга телисең?”- дип строительный техникумга керергә тәкъдим итәләр, ә ул агроном буласым килә, дип Ульяновскины Камышлы сельхозтехникумына алыштыра. Һәм 1950 елга кадәр ачлы –туклы студент кыр эшләрен, иген үстерү серләрен үзләштергән. Дипломлы белгечне Куйбышев өлкәсе Кошки районына җибәрәләр. Бер ел эшләп, “үзен күрсәткәч”, Погрузной станциясендәге МТС карамагында, 4 колхозга баш агроном итеп куялар (“Карла Маркса”, “Иркин”, Красный пахарь” һәм “Калинин”).

Үз якларыбызга  кайту абыйга 1956 елны насыйп була. Яңа Малыклы районы Иске Исәнтимер кырларын баш агроном вазыйфасында үткәрә. Афанасьев Александр Степанович җитәкләгән “Правда” колхозына , туган авылына агроном –семеновод булып 1961 елның кышында күчә һәм лаеклы ялга, 1989 елга  кадәр туган авылы кырларын гизә. Агроном, баш агроном булып эшли.

Безнең туганыбыз каты салкынга, җәйге эссегә дә, ачлык –ялангачлыкка да түзгән,  язмыш сынауларына һич бирешмәгән кеше.

Кыюсыз гына, ничек күңел күтәргәнен, кичләрен яки бәйрәмнәрдә җыелышып күңел ачу турында сорарга тәвәкәлләдем. ”Хәтта уйлап та карамадык, ач-ялангач идек, югыйсә, буй җиткән кызлар –егетләр булсак та”. Ә бит үзе бик оста гармунчы. Хәзер дә әле ул гармунын кулга алгалый, авыл көйләрен суздырып уйный, күңел төпкелләрен кузгатып ала. Ничек гармун кулыңа килде, дип серләрен беләсем килде бит инде. ”1 класста укыганда авылга концерт куярга авылдашыбыз, оста гармунчы, артист Фәйзулла Туишев кайтты. Ике көн концерт куйды. Бу вакыйга 1939 елның март аенда булды. Безне икенче көнне мәктәптән алып килделәр. Идәнгә, тәрәзә төпләренә утырдык. Бик оста уйнады артист, безнең белән үртәшеп тә алды. Шырпы кабы кебек кечкенә гармуннарын ике кулына тотып: ”Мин булырмын алмагач, болар ике сандугач”,- дип ике кул белән көй уйнады. Уйнап бетергәч , безгә: ”Тотыгыз гармунны”,- дип атып  җибәрде. Без малай –шалай дәррәү күтәрелеп, сәхнәгә чаптык. Ә ул көлә, уйный бирә. Менә шуннан соң күп малайлар гармун белән дуслангандыр. Миңа гармун Казаннан кайтты...”

    Кошлар оча, өзми бер яфрак та,

   Хәйран калып уйлыйм мин шул хакта.

   Үрнәк ал син, кеше, күр гыйбрәтне...

    Гөлшат Зәйнашева.

1961 елда абыем Фәризә җиңәчи белән кушылалар. Ике малай, ике кыз дөньяга аваз сала. Төп йортта карт әти –әнине карап, дус –тату яшәп, аларны җирлиләр.  Балалар да үсә, укыйлар, үз юлларын, үрләрен яулыйлар.

Әмма берничә ел элек җиңәчи авыру сәбәпле, зур малайлары да инвалид пенсиядә, Хайдәр абый сабырлык, зур ихтирам белән гаиләсен тәрбияләп торырга мәҗбүр булды. Әтигә авыр була дип, зур кызлары Әлмирә эшен ташлап авылга кайтты. Әти –әнисен, зур абыйсын, сабыйлар караган кебек карап, йомшак сүзләре, пөхтә эше, тәмле ашлары белән туендырып, өйнең бизәге булып тора. Бу әти – әни бәхете, башка сүз юк.

Туганыбыз дин кешесе, үзен тулысынча хак вә пакъ динебезгә хезмәткә багышлаган, дип әйтә алам. Әти –әниләре өйрәткән догалар, хәрефләр төпле белем булып куңелендә сакланган. Пенсиягә чыккач та, ул берничә ел авылның указлы мулласы булып сайланган иде. 1992 елның июнь аенда Казанда үткән Бөтендөнья татар конгрессында катнашып кайтты. Ул авылның хөрмәтле кешесе. Дин юлына басучы мөхтәрәм авылдашлар аның сүзләренә колак салалар, киңәшләрен үтиләр. Үзе дә сизмидер, әмма бөтен авылыбызга үрнәк һәм гыйбрәт булып яши минем туганым. Биш вакыт намазын калдырмыйча, Коръән, догалар укып, йорт эшләрен үзе башкарып, тирә –күршеләре белән дус – тату яшәп, картлык көннәрен кичерә.

Кадерле туганыбыз!  Барча туганнарым  һәм үземнең исемемнән юбилеең белән котлыйбыз. Исәнлек сиңа, иман байлыгы, киңәшләрең, таяныч булуың өчен зур рәхмәт!

Әлфия ИБРАЕВА,

Иске Төгәлбуга авылы.