Саф күңелле, ярдәмчел Әлфия

Чынлы районы татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе, татар милли-мәдәни автономиясенең район советы рәисе урынбасары Әлфия Нурхәсән кызы Ханафиева 16 сентябрьдә юбилейлы туган көнен каршылый.

    Әлфия Нурхәсән кызы Татарстанның Әлки районы Татар Төгәлбәе авылында туып үcә. 1988 елдан бирле гаиләсе белән безнең Чынлы районында гомер кичерә. Хәзерге вакытта ул районыбызда ветераннарга, инвалидларга hәм балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге начальнигы булып эшли. Кешелекле, ярдәмчел, саф күңелле hәм мәрхәмәтле булуы өчен аны барысы да хөрмәт итәләр, олылыйлар. Тынгысыз йөрәкле Әлфия ханым татар тормышында да актив катнаша, районда бер генә милли-мәдәни чара да аңардан башка узмый. Тырыш хезмәте өчен ул өлкә Губернаторы hәм өлкә министрлыгының, Чынлы районы башлыгының Мактау грамоталары hәм Рәхмәт хатлары, «Минем ягымлы әбием-2017» өлкә конкурсында җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

    Хөрмәтле Әлфия Нурхәсәновна! Ихлас йөрәктән Сезне юбилейлы туган көнегез белән котлап, милли мәдәниятебезне hәм халкыбызның үзаңын үстерүгә зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт сүзләре юллыйбыз hәм бәхетле озын гомер, сәламәтлек, гаилә шатлыгы, эшегездә уңышлар, тагын озак еллар халкыбызга хезмәттә булуыгызны телибез.

    Мәрхәмәт hәм шәфкать иясе Сез,

    Күңелегез тулы җылы наз.

    Тирә-юнегездәге барча кешеләргә

    Китерәсез нурлы, якты яз.

Аллаhы Сезгe гомер биргән  чакта

Йөрәкнең дә куйган олысын.

Бүләк булып котлавыбыз ирешсен,

Бар күңелнең җыеп җылысын.

    Татар милли-мәдәни автономиясенең Чынлы район советы hәм район татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы.