Ильяс хәзрәт Җиhаншин хезмәт юлын Ульяновскида башлаган

Күренекле дин әhеле - Казан шәhәренең ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиhаншинга 18 сентябрьдә 55 яшь тула.

    Ильяс хәзрәт сиксәненче еллар ахырында армиядән кайтканнан соң, үзенең хезмәт юлын Ульяновск авиацион промышленность комплексында башлап җибәрә. Ул беренче көннәрдән үк милли хәрәкәткә кушылып, «Туган тел» җәмгыятенә йөри. Аннары фикердәшләре белән бергә «Яшьлек» дип исемләнгән татар яшьләре клубын hәм «Рамазан» мөселман яшьләре җәмгыятен оештыра. Аның Яңа шәhәрдә беренче Сабантуй бәйрәмен hәм гает намазын уздыру максатында зур көч куюы турында да мәгълүм. Иманлы егет авиатөзүчеләр микрорайонында оештырылган кичке мәдрәсәгә дә беренчеләрдән булып йөри башлый. Шулай ук УАПК радиоузелында татар телендә беренче тапшыруларны алып бара. Ильяс хәзрәт бүген дә Ульяновск өлкәсе hәм шәhәре белән тыгыз элемтәдә тора. Ул Яңа шәhәрнең Ленин Комсомолы проспектындагы мәчеттә үткәрелгән барлык чараларга да ашыга-ашыга килеп җитә hәм диндәшләребезгә үзенең үтемле, тирән эчтәлекле вәгазьләрен ирештерә. Мөхтәрәм хәзрәтебез дөньяви бәйрәмнәрдән дә читтә калмаска тырыша. Ул - Заволжье районы Сабантуйлары, Татар теле hәм мәдәнияте көннәренең кадерле, көтеп алынган кунагы. «Иделаръягы татарлары: yсеш баскычлары» китабын бастырып чыгаруда да аның ярдәме әйтеп бетергесез зур булды.

    Хөрмәтле Ильяс хәзрәт! Ихлас йөрәктән Сезне туган көнегез - гомер бәйрәмегез белән тәбрикләп, ярдәмегез, киңәшләрегез, терәк hәм таяныч булуыгыз өчен рәхмәт сүзләре юллыйбыз hәм шатлыклы озын гомер, исәнлек-саулык, изге эшегездә уңышлар, гаилә бәхете телибез.

Заволжье район администрациясе,

Яңа шәhәрнең Ленин Комсомолы проспектындагы мәчет

мәхәлләсе hәм Заволжье районы татар автономиясе,

«Өмет» газетасы редакциясе.