Татар Горенкасы: тарих сәхифәләре

Татар Горенкасы - авыл, Карсун районы Горенка авыл җирлегенең административ үзәге, әлеге җирлек составына шулай ук Аксу, Кадышево, Котяково, Красносурское, Рус Горенкасы, Александровка hәм Татар Голышевкасы авыллары керә.

    Бу авыл район үзәгеннән төньяк-көнбатыш юнәлешендә 20 км ераклыкта Горенка (Зур Горенка) елгасының сул ярында урнашкан. Горенка атамалы авылга 1649 елда Карсун воеводасы Б.Приклонский тарафыннан нигез салынган, дигән риваять бар. Әлеге җирләргә беренче булып Курмыштан татар гаиләләре килеп төпләнгән. Алар озакламый мәчет тә салып куйганнар. Берничә дистә ел узганнан соң, татарлар белән күрше Рус Горенкасы авылында яшәүче солдатлар арасында җир мәсьәләсе буенча бәхәс килеп чыга. Солдатлар җирләренең бер өлешен тартып алып, чиркәү hәм йортлар төзиләр. 1685 елда писарьлар, документлар hәм таныклыклар буенча 66 кешенең межаларын тикшергәннән соң, бәхәсне горенкалылар файдасына хәл итәләр. Карарда болай дип язылган була: «Солдатлар бу җирләрдән китәргә, чиркәү hәм йортлар сүтелергә тиеш...» Җирләрне тартып алырга котыртучы И.Г.Суворовны командир вазыйфасыннан азат итәләр. Бу вакытта Горенкада йомышлы татарлар яшәгән, алар русның йомышлы кешеләре кебек үк, хәрби хезмәтне үтәгән hәм берүк вакытта авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгәннәр. Авыл халкының күпчелек өлеше Абдыловлар нәселенә караучы морзалар булган. Морзалар авылына бик тә дәрәҗәле К.Я.Абдылов җитәкчелек иткән, ә җиргә хокуклары хафиз Т.Сүнҗәли карамагына тапшырылган була. Хәрби хезмәтне үрнәкле итеп үтәгән өчен горенкалыларга 900 дисәтинә cөрү җирләре, 300 дисәтинә печәнлек җирләре hәм 50 дисәтинә урман бирелә.  Ә 100 дисәтинәгә якын «үрнәкле» җирләре энеләрен, улларын hәм бертуганнарының балаларын хезмәткә урнаштыру өчен резервта торган. Горенка елгасы буенда әллә ни зур булмаган биш су тегермәне эшләгән. 18 нче гасырда бөтен җирдә дә йомышлы кешеләргә дәүләт крестьяннары дәрәҗәсе бирелә башлый, ә Горенкада хәтта шушы гасырның ахырында да халыкның күпчелек өлеше йомышлы татарлар булып саналган. Бары тик берничә яңа чукынган кеше генә дәүләт крестьянына күчә, гадәттә, аларны ясаклы кешеләр дип атаганнар. 1867 елда авылның кечкенә генә бер өендә башлангыч училище ачып җибәрәләр. Бу чорда авыл Карсун өязе Горенка волостеның административ үзәге булып исәпләнгән. 1894 елда мәктәп өчен махсус бина төзиләр hәм беркүпме җиhазлар, ягъни мебель сатып алалар. Земство башлыгы А.Н.Фонвикның тәкъдиме белән авыл халкы җыены  волость китапханәсе булдыру өчен 200 сум акча бүлеп бирү турында карар кабул итә. 1898 елда библиотека-читальня волость идарәсенең аерым бинасында урнашкан була. 1913 елда авылда ике мәчет, мәктәп hәм мәхәлләнең ике тегермәне, волость идарәсе эшләп торган. Халык, нигездә, авыл хуҗалыгы, hөнәрчелек hәм балык тоту белән шөгыльләнеп көн күргән. Авылның берничә кешесе Гражданнар сугышында катнаша. 1924 елда өязләр белән волостьлар бетерелгәч, Татар Горенкасы авыл Советы Карсун өязе составына кертелә. 1930 елда авылда «Кызыл сабан» дип исемләнгән авыл хуҗалыгы артеле оештырыла. Беренче рәис итеп җирле крестьян Х.И.Исмаиловны сайлыйлар. 1930 нчы елларның беренче яртысында колхозчы яшьләр мәктәбе өчен 150 урынлы бик тә яхшы агач бина төзелә. Көтмәгәндә-уйламаганда башланган Бөек Ватан сугышы горенкалыларның барлык планнарын да челпәрәмә китерә. 80нән артык кеше фронтта hәлак була, яралардан үлe яки хәбәрсез югала. Тылда калган хатын-кызлар, картлар hәм балалар фронтка азык-төлек продукциясе җибәреп тору өчен бөтен көчләрен куялар. Авылда агитацион коллектив оештырыла, аның активистлары үзләренең тырыш, намуслы hәм фидакарь хезмәтләре белән башкаларга үрнәк күрсәтәләр. Укытучы Алеветдинов үзенең сыерын җигелеп йөрергә өйрәтә hәм аның белән җир сөреп, икмәк ташып, көнлек заданиеләрне арттырып үти. 1943 елда «Кызыл сабан» авыл хуҗалыгы артеле районда беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен тәмамлый, икмәк әзерләү  планын үти, башка төрле күрсәткечләр hәм налоглар буенча да дәүләткә бурычларын тулысынча түли hәм шул рәвешле фашистларга каршы сугышучы илебезгә hәм фронтка планнан тыш бик күп продукция җибәрә, терлекләрне кышлатуга да әйбәт итеп әзерләнә. 1950 нче елларда авылда пекарня ачыла, аңа С.Ф.Соколов җитәкчелек итә. Ул үз эшенең чын остасы булып чыга hәм бу пекарня Сура елгасы буендагы барлык авылларны да искиткеч тәмле ипи белән тәэмин итә. К.И.Айнеуллов үз куллары белән су тегермәнен эшләтеп җибәрә hәм он тарттыруны җайга сала. Өстәвенә, агач һәм балта остасы буларак та таныла – гаҗәеп дәрәҗәдә матур, зәвыклы итеп тәрәзә йөзлекләре, умарта оялары ясый hәм авыл өйләренең эчке ягын бизи.

    1996 елда Татар Горенкасы М.В.Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы производство кооперативының (элеккеге колхоз) үзәге булып исәпләнә, авылда мәктәп, клуб hәм китапханә эшли. 1685 елда авылдагы 30 йортта 117 ир-ат яшәгән, 18 нче гасыр ахырында 67 йортта халык саны 173кә (ир-атлар hәм хатын-кызлар) җиткән, 1913 елда 268 йортта 1244 кеше исәпләнгән, ә 1996 елда халык саны 356га калган, хәзер (2013 ел мәгълүматлары буенча) 208 кеше яши, күпчелек өлеше - татарлар.

    Татар Горенкасында туып үскән М.С.Аксянов Беренче бөтендөнья сугышында Георгий тәресе белән бүләкләнә. Ир-егетләрнең күбесе Бөек Ватан сугышы елларында төрле орденнарга лаек була. Артиллерист К.И.Айнеуллов ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены hәм II нче дәрәҗәле Ватан сугышы орденын алу бәхетенә ирешә. Ә хәрби фельдшер И.А.Алеветдиновны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр.  Автоматчы А.А.Феткулов - II нче дәрәҗәле Дан ордены иясе.  Авылда күпьеллык тырыш hәм намуслы хезмәтләре белән танылган, хөрмәт hәм абруй казанган кешеләр дә шактый. Сыер савучы Н.И.Абдрахманова, колхоз hәм кооператив хуҗалык җитәкчесе М.С.Сәлимов, терлекче И.С.Шарипов, педагоглар А.Б.Бурганов, К.Н.Шәйдуллина, Н.И.Фейсханов, әнә, шундыйлардан.

    Авылда Бөек Ватан сугышы кырларында батырларча hәлак булган горенкалылар истәлегенә обелиск куелган.

    Төбәкнең тарихи hәм мәдәни үcеше үзәге мәгълүматлары буенча И.Хасибов әзерләде.

    1943 елда «Кызыл сабан» авыл хуҗалыгы артеле районда беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен тәмамлый, икмәк әзерләү планын үти, башка төрле күрсәткечләр һәм налоглар буенча да дәүләткә бурычларын тулысынча түли.