Советлар Союзы Герое Вильдан Хабиевка - 95 ел

Вильдан Сәид улы Хабиев – Yзәк фронтның 65 нче армиясенең Кызыл Байраклы 193 нче укчылар дивизиясе 685 нче укчылар полкының миномет бүлекчәсе командиры, сержант.

    Вильдан Сәид улы Хабиев 1924 елның 10 сентябрендә хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылында крестьян гаиләсендә туа. Мәктәптә 7 классны тәмамлаганнан соң, Yзбәкстан ССРның Андижан өлкәсе Мәскәү районы Мәскәү поселогында (1970 елның 13 ноябреннән - Шахрихан шәhәре) аяк киемнәре тегү фабрикасында эшли башлый.

    1942 елда якташыбызны Кызыл Армия сафларына алалар. Ә 1943 елның апрель аенда ул Бөек Ватан сугышы фронтына озатыла. Курку белмәс, кыю hәм тәвәккәл солдат шул ук елны ВКП(б), ягъни партия сафларына керә.

    685 нче укчылар полкының миномет бүлекчәсе (Yзәк фронтның 65 нче армиясенең 193 нче укчылар дивизиясе) командиры сержант Вильдан Хабиев 1943 елның 15 октябрендә  басып алу группасы составында Украинаның Чернигов өлкәсе Репкинск районы Каменка авылы тирәсендә Днепр елгасын кичүдә катнаша.

    Сугышчы-десантчылар Днепр елгасының уң ярында плацдармны алалар hәм дошманның барлык контратакаларын да кире кагуга ирешәләр.

    Фронтта немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә командованиенең барлык сугышчан заданиеләрен дә үрнәкле итеп үтәгән hәм шул вакытта тиңдәшсез батырлык белән геройлык күрсәткән өчен, СССР Верховный Советы Президиумының 1943 елның 30 октябрендә дөнья күргән Указы нигезендә, сержант Хабиев Вильдан Сәид улына Советлар Союзы Герое исеме бирелә hәм Ленин ордены белән “Алтын йолдыз” медале (1646 нчы номерлы) тапшырыла.

    1944 елда В.С.Хабиев кече лейтенантлар курсларын тәмамлап, кадровый офицер дәрәҗәсенә ирешә. 1945 елның 11 мартында, ягъни гитлерчылар Германиясен Җиңү көненә ике айдан да азрак вакыт калгач, Днепр өчен сугыш герое Туган илебез азатлыгы хакына чын батырларча hәлак була.

    Якташыбыз Ленин ордены белән бүләкләнгән.

    Yзбәкстанның Андижан өлкәсе Шахрихан шәhәре паркында Вильдан Хабиевның бюсты, ә 5 нче санлы мәктәп бинасына Герой истәлегенә мемориаль такта куелган. Шәhәрнең бер урамы данлыклы якташыбыз исемен йөртә. Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында да Вильдан Сәид улының исеме мәңгеләштерелгән.