Россия Герое Рәфәгать Хабибуллин истәлегенә

3 cентябрьдә - Россиядә бердәмлек - терроризмга каршы көрәш көнендә, Иске Кулаткының Yзәк мәйданында Россия Федерациясе Герое Рәфәгать Мәхмүт улы Хабибуллин истәлегенә постамент ачу тантанасы узды.

     Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова, Рәфәгать Мәхмүт улының cугышчан иптәше hәм якын дусты Эдуард Анатольевич Шигида hәм Вязовый Гай авылында яшәүче Сания Юсупова Сирия күгендә батырларча hәлак булган Россия Герое турында якты истәлекләре, күңел хатирәләре белән бүлештеләр. Алар данлыклы, тарихта тирән эз калдырган якташыбызның хезмәт юлындагы казанышлары, әйбәт, ачык күңелле, олы йөрәкле кеше булуы турында сөйләделәр.

     Аннары тантанада катнашучылар 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәhәрендә террорлык акты нәтиҗәсендә hәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар hәм алар истәлегенә веноклар белән чәчәкләр куйдылар.