Иделаръягы «Ак калфак»лылары Биләргә сәяхәт кылдылар
Шушы көннәрдә генә Ульяновск шәhәренең Заволжье районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының егермегә якын актив әгъзасы борынгы, чал тарихлы Биләр каласында экскурсиядә булып кайттылар.
“Ак калфак”лылар Биләрнең тарих-археология музеенда булып, шанлы вә тирән тарихыбыз белән таныштылар. Ел әйләнәсендә температурасы 6 градустан артмаган, көмеш эремәсенә аеруча бай булган «Изге чишмә»дән искиткеч тәмле, шифалы су эчтеләр. Аннары 444 баскычтан тау башына менеп, тарихи ташларны да үз күзләре белән күрү бәхетенә ирештеләр.
- Борынгы Биләр каласына сәфәребез бары тик уңай тәэсирләр, озак вакыт сакланырлык матур истәлекләр калдырды. Борынгы, тарихи җирләргә экскурсия оештырган өчен район автономиясе җитәкчесе Рафаэль Әмин улы Назмутдиновка рәхмәт сүзләребезне җиткерeбез,- ди «Ак калфак» бүлекчәсе җитәкчесе Гөлшат Шарафутдинова.