Губернаторыбыз Сергей Морозовның гомер бәйрәме

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов бүген,  6 сентябрьдә, 60 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Сергей Иванович!

    Сез менә 15 елга якын инде Ульяновск өлкәсенә җитәкчелек итәсез, бу - тулы бер дәвер. Безнең регионның өч йөз елдан артык булган тарихында Сез иң озак вакыт өлкә башлыгы булып эшләүче генә түгел, ә аеруча уңышлы hәм нәтиҗәле әйдәп баручы җитәкчегә әверелдегез.

    Сез өлкә халкына эшсезлек, кыш көне фатирларда салкын булу, хезмәт хакларын вакытында түләмәү кебек төшенчәләрне онытырга ярдәм иттегез.

    Сез күп милләтле өлкәбез территориясендә яшәүче барлык милләт вәкилләренә дә хөрмәт белән карыйсыз hәм шушы күркәм сыйфатыгыз белән башкалардан аерылып торасыз.

    Башка бик күп мөhим эшләр белән мәшгуль булуыгызга карамастан, Сез милли-мәдәни чараларда катнашырга hәрвакыт вакыт hәм мөмкинлек табасыз, аркан тартышу, чүлмәк вату кебек халык уеннарында көчегез hәм сәләтегезне сынап карыйсыз. Татар чапаны hәм түбәтәе, чуваш hәм мордва милли костюмнары Сезнең өстегездә бик тә килешеп торалар.

    Шушы вакыт эчендә Ульяновск өлкәсе Бөтенроссия масштабындагы милли бәйрәмнәр үткәрү мәйданчыгына әйләнде.

    Ульяновскида Татар мәдәният үзәген hәм Димитровградта Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәпне ачуда, Кол Гали hәм Закир Кадыйри hәйкәлләрен, Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында Дан орденының тулы кавалеры Абдулла Бильданов бюстын hәм Чардаклы районы Папау авылында Дан орденының тулы кавалеры Дәвли Киямов бюстын куюда hәрьяклап ярдәм күрсәтүегез өчен татар җәмәгатьчелеге Сезгә бик тә рәхмәтле. Хәзер бездә татар милләтеннән булган күренекле кешеләргә мемориаль такталар урнаштырыла, аларның исемнәре Ульяновск шәhәре урамнарына бирелә. Өлкәнең бик күп мәктәпләрендә ана теле өйрәнелә, татар язучыларының китаплары басыла, татар авыллары тарихы буенча утыздан артык китап дөнья күрде.

    Мөхтәрәм Сергей Иванович!

    Ульяновск өлкәсендә яшәүче татар халкы исеменнән гомер юлыгыздагы күренекле дата - 60 яшьлек күркәм юбилеегыз уңаеннан җылы hәм ихлас тәбрикләү сүзләрен кабул итеп алыгыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, профессиональ яктан камилләшә баруыгызны, Ульяновск өлкәсе хакына хезмәтегездә уңышлар телибез. Сезнең максатчан эшчәнлегегез нәтиҗәсендә Ульяновск өлкәсендә халыклар дуслыгы киләчәктә тагын да ныгыр дип ышанабыз.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Р.Ф.Сафин.

* * *

Ульяновск өлкәсе Губернаторы С.И. Морозовка

Хөрмәтле Сергей Иванович!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз – 60 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйм.

Хезмәт юлыгызны эчке эшләр органнарында башлап, Сез үзегезне талантлы хезмәткәр һәм илебезнең чып-чын патриоты булып таныттыгыз. Еллар узу белән Сезнең актив тормыш позициягез эшчәнлегегезнең яңа офыкларын ачты. Инде 15 ел Сез Ульяновск өлкәсен әйдәп барасыз. Шушы дәвердә аеруча милләтара татулык һәм бердәмлекне ныгытуда керткән өлешегезне билгеләп узасым килә. Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе проектларына теләктәшлек белдерү һәм ярдәм итү шуның ачык мисалы булып тора. Форсаттан файдаланып, Сезгә татар халкының мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә шартлар булдыруыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Һичшиксез, Ульяновск өлкәсендәге татарлар Сезнең ярдәмегезне тоеп, мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә таяныч булачагына шигебез юк.

Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, һәр яңа башлангычыгызда уңышлар телим. Киләчәктә дә Сезнең һөнәри һәм тормыш тәҗрибәгез куелган максатларга ирешү өчен ярдәм итсен.

Ихтирам белән,

ТР Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессының

Милли шура рәисе  В.Г. Шәйхразиев.

* * *

Хөрмәтле  Cергей Иванович!

  Без Сезне мәктәп коллективы исеменнән йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән  олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезнең горурланып сөйләрлек эшләрегез бихисап. Алга таба да әле күп еллар хезмәт итәргә насыйп булсын. Үткен фикерегез, тарих, мәгърифәт, мәгариф, милли бердәмлек өлкәсендә тырышып эшләвегез алдагы көннәрдә дә барлык милләт халкына да, үзегезгә дә бәрәкәт китерсен, барча гамәлләрегез игелекле булсын!  Кылган эшләрегезгә шатланып, киләчәккә ныклы ышаныч белән яшәргә язсын!

  Cергей Иванович! Сезгә һәм гаиләгезгә иң изге теләкләребезне җиткерәбез,  алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, хәерле озын гомер, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, имин тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез. Гомер юлыгыз кояш кебек якты булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Максатларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз.

Олы ихтирам белән,

Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге

22 нче мәктәбе директоры М.М.Джумаева.

* * *  

     Хөрмәтле Сергей Иванович!

    Зур Чирекле авылы халкы чын йөрәктән, ихлас күңелдән Сезне юбилеегыз уңаеннан кайнар котлый! Безнең авылның социаль үсеше, hичшиксез, Сезнең исем белән бәйле. Сезнең ярдәм белән авылыбыз газлаштырылды, безнең регионда тиңе, ягъни аналогы булмаган hәм хәтта башкала белем бирү учреждениеләре дә көнләшерлек суперзаманча мәктәп төзелде hәм файдалануга тапшырылды. Өлкәнең милли авылларын үстерү буенча гениаль идеягез әле моның белән генә чикләнмәде. Хәзер яшьләр өчен күңел ачу үзәгендә ремонт эшләре бара, бассейны да булган яңа балалар бакчасы төзү өчен фундамент салынды. Болар барысы да Сезнең Губернатор буларак безнең төбәкнең милли авылларын яңарту буенча идеяләрегез hәм гениаль булган уй-ниятләрегезнең тормышка ашуының күрсәткече булып тора.

    Cезне, өлкәбезнең бик тә күркәм башлыгын, иң яхшы Губернаторны, туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә нык исәнлек, ихтыяр көче, үҗәтлек, тәвәккәллек, барлык-муллык булдыру, өлкәбезнең чәчәк атуы хакына барлык максатларыгызны да гамәлгә ашыру өчен уңай мөмкинлекләр булуын теләп калабыз. Сезнең тормыш юлыгызда шатлык hәм иртәгәсе көнгә ышаныч бүләк итүче мизгелләр мөмкин кадәр күбрәк булсын.

Николаевка районы Зур Чирекле авылы халкы исеменнән, «Хайрат» иҗтимагый советы рәисе, педагогик хезмәт ветераны Г.У.Гафарова.