Наил Юмакулов - искиткеч татар җанлы егет!

Ульяновскинын Иделаръягы районы хакимият башлыгы Наил Хәсәнович Юмакулов искиткеч татар җанлы егет!

Өмет 

Өмет батмый... Тугыз баллы дулкын 
Уйларыңны бөтереп какканда да... 
Өмет яши... Ахыргача... Кеше 
Инде телсез калып ятканда да... 
Өмет - калкан усал карашлардан! 
Өмет - җилкән хисләр корабында! 
Өмет сөртеп ала күз яшьләрен 
Язмыш суккан чакта яңагыңа... 
Өмет ерак очкан ук шикелле 
Үз артыннан киләчәккә тарта. 
Өмет җылы мендәр булып синең 
Салкын түшәгеңә килеп ята. 
Өмет көчле йөрәктән дә хәтта! 
Ит кисәге - нәрсә соң ул йөрәк? 
Тормыш сынауларын кичәр өчен 
Һәркемгә дә Өмет, Өмет кирәк!

Гөлнур Айзат