Мәчет халыкны берләштерә

Яңа шәhәрнең Ленин Комсомолы проспектында эшләп килүче мәчет милләтебез hәм өммәтебезнең бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән игелекле эш-гамәлләре белән халык арасында танылып өлгерде инде. Биредә атна саен төрле очрашулар hәм кичәләр үткәрелә. Менә шушы көннәрдә генә янә юмарт эшмәкәрләр ярдәмендә корбан мәҗлесе оештырылды.

    Олуг мәҗлесне хөрмәтле дин әhелләре – Рөстәм хәзрәт Сафин hәм Рәсүл хәзрәт Фаткуллов Коръәни-Кәримнән сүрәләр уку hәм гыйбрәтле вәгазь сөйләү белән башлап җибәрделәр. Аннары диндәшләребезне Ульяновск өлкәсенең гаилә, демография сәясәте hәм социаль иминлек министры Ольга Касимова сәламләде. Ул хәйриячелек эшчәнлеген күпләргә үрнәк булырлык дәрәҗәдә алып баруы өчен мәхәллә рәисе, район татар автономиясе җитәкчесе Рафаэль хаҗи Назмутдиновка рәхмәт сүзләрен ирештерде hәм игелекле эшләрендә аңа hәрьяклап ярдәм күрсәтергә ышандырды. Ә Рафаэль Әмин улы мәхәллә белән тыгыз элемтәдә торучы татар байларына рәхмәтләрен юллады. Алар ярдәменә таянып без мәчет йортында балалар мәйданчыгы булдырдык, тәрәзәләрне алмаштырабыз, “Соловьиная роща” балалар йортына hәрдаим булышабыз, hәр җомга көн саен мохтаҗларны чакырып бушлай ашатабыз, әле менә бүген генә өр-яңа кер юу машинасына да ия булдык, диде ул. Заволжье район администрациясе башлыгы Наил Юмакулов белән Ульяновск өлкәсенең эшмәкәрлек үсеше корпорациясе җитәкчесе Руслан Гайнетдинов та Рафаэль Әмин улы әйдәп барган мәхәлләнең төрле катлам халык белән актив, бик тә нәтиҗәле эшләве турында сокланып сөйләделәр. Ә “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов бөтен гомерен милләткә hәм дингә тугрылыклы хезмәт итүгә багышлаган Рафаэль хаҗиның власть органнары hәм татар эшмәкәрләре белән уртак тел табып эш итүе күпләр өчен үрнәк булып торуы хакында бәян итте hәм милләттәшләребезне 2020 елның октябрь аенда узачак перепись вакытында уяулык hәм бердәмлек күрсәтергә өндәде.

    Һәркемне уйландырырлык, ифрат та гыйбрәтле чыгышларны дикъкать белән тыңлаганнан соң, диндәшләребез күмәкләшеп тәкбир әйттеләр hәм районның “Ак калфак” оешмасы уңганнары бөтен күңелләрен биреп әзерләгән тәмле ризыклар, корбан шулпасы белән сыйландылар.

    Р.НИГЪМӘТЛЕ.