Безнекеләр - "Түгәрәк уен" фольклор фестивалендә

28-30 августта Казан шәһәрендә "Түгәрәк уен" Бөтенроссия татар фольклор фестиваль-конкурсы узды.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылган әлеге чарада Ульяновск өлкәсеннән өч коллектив - Яңа Малыклы районы Иске Исәнтимер авылы мәдәният йортының "Ак әбиләр" ансамбле, Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге карамагында эшләп килүче "Урама" ансамбле һәм Иске Кулаткының данлыклы "Чишмә" ансамбле катнашты.

Горурлыгыбыз һәм шатлыгыбыз чиксез: Ульяновск өлкәсеннән "Ак әбиләр" фольклор коллективы Бөтенроссия конкурсының "Иң яхшы вокал" коллективы номинациясендә 3 нче урын алды һәм диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм яңа иҗат уңышлары телибез!