Ульяновскида яңа балалар бакчасы ачылды

Россия Федерациясенең мәгариф министры Ольга Васильева hәм өлкә Губернаторы Сергей Морозов Ульяновск шәhәрендә “Белка и Стрелка” дип исемләнгән яңа балалар бакчасын тантаналы рәвештә ачтылар. Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесе 100 урынга исәпләнгән, анда өч яшькә кадәрге сабыйлар өчен дә 40 урын бар.

    Министр үзенең чыгышында “Белка и Стрелка” исемен йөртүче яңа балалар бакчасының архитектур проектын “бөтен ил өчен үрнәк” дип атады hәм ул шундый типтагы бик күп бакчалар барлыкка килүенә “беренче карлыгач” булыр дип ышанычын белдерде.

    Яңа балалар бакчасы 24 катлы торак йортның беренче hәм икенче этажларында урнашкан, ул махсус мебель hәм өч яшькә кадәрге нәниләр өчен уенчыклар, янгынга каршы hәм саклану җиhазлары, шулай ук уен мәйданчыклары белән тәэмин ителгән.

    Өч яшькә кадәрге нәниләр, шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән hәм инвалид булган сабыйлар өчен балалар бакчаларында яңа урыннар булдыру “Демография” илкүләм проектында каралган. Ул сәламәт яшәү рәвешен ныгытуны hәм туучылар санын арттыруны күздә тота.

    Ольга Васильева Ульяновск өлкәсенә эш сәфeре вакытында Төбәкара компетенцияләр үзәге эшчәнлеге белән дә танышты. Әлеге үзәк транспорт hәм логистика сферасына белгечләр әзерләү өчен халыкара стандартларга туры китереп җиhазландырылган Россиядә бердәнбер урта hөнәри уку йорты булып санала.

    Министр үзәк эшчәнлеген югары бәяләп, аны “киләчәк колледжы” дип атады.

    - Биредә бик тә әйбәт атмосфера хөкем сөрә, белем бирү мохите булдырылган, шуңа күрә егетләр теләп укыйлар hәм үзләренең hөнәрләренә гашыйк булып, чын профессионалга әвереләләр,- диде Ольга Васильева.

Ольга ВАСИЛЬЕВА, Россия Федерациясенең мәгариф министры:

- Ульяновск өлкәсенә уникаль Губернатор җитәкчелек итүен билгеләп үтәсем килә, мәгарифне ул өстенлекле юнәлеш итеп саный. Сергей Морозов менә шушы сыйфаты белән башкалардан аерылып тора. Федераль үзәкнең бик күп инициативалары биредә яклау табып, уңышлы hәм нәтиҗәле кулланыла. Ульяновск өлкәсе илкүләм проектларны тормышка ашыру кысаларында субсидия алу өчен федераль конкурсларда берничә тапкыр җиnүче итеп танылды. Биредә балалар бакчалары төзелә, авыл мәктәпләре яңартыла.