Нияз Идиятуллинга рәхмәт хаты

Димитровград шәhәре мөселманнарын соңгы юлга озатуга бәйле барлык йолаларны да җиренә җиткереп башкаручы, шәhәребездә hәм авылларыбызда ислам динен җәелдерү максатында бик күп көч куючы, халыкны мәчет hәм мәдрәcәләргә - хак юлга өндәүче Нияз Идиятуллинга күңелебез түрләреннән чыккан рәхмәт сүзләрен юллыйбыз.

    Нияз Идиятуллин кайгы килгән, ягъни мәет булган өйгә тиз арада барып җитә. Ул мәрхүмнең хәсрәттән елап шешенеп беткән якыннарына тынычландыру сүзләрен таба, аларны сабыр булырга өнди. Дин белгече буларак, шәригать буенча күз яше түгәргә ярамавын йомшак кына, кешенең хәленә кереп аңлата. Каушап калулары сәбәпле, тиз генә төшенмәүчеләргә кат-кат сөйләп бирә, татарча белмәүчеләр белән рус телендә аралаша.

    Зиратта да аның мөселманнарны җирләү йолаларын шәригать кануннарына туры китереп үтәве турында ишетеп беләбез. Ул физик hәм мораль яктан да авыр шушы эшне мөмкин булган кадәр азрак чыгымнар белән башкарырга тырыша. Игелекле hәм изгелекле гамәлләре өчен Аллаhы Тәгалә аңа әҗер-савабын  насыйп итсен.

    Нияз кардәшебез - сокланырлык дәрәҗәдә ярдәмчел, кешелекле, мәрхәмәтле hәм шәфкатьле кеше. Ул машинасы белән урамнан узып барганда мөселман кардәшебезне күреп алса, тизлеген киметеп hәм тәрәзәсен зур ачып, «әссәламегаләйкүм», дип елмаеп сәлам бирә. Аның еш кына бөтен эшен ташлап, ерак татар авылларына да барып чыгуы hәм диндәшләребезгә ярдәм кулы сузуы турында ишетеп торабыз. Мәчеткә йөреп дини белем алучы шәкертләрнең күңелләрен күрергә дә вакыт hәм мөмкинлек таба - аларны хуш исле чәй hәм тәмле ризыклар белән сыйлый, матур, әдәпле hәм күркәм сүзләр әйтеп рухландыра, канатлар куя. Ә дәрес вакытында мөгаллимгә иң күп сорауларны ул яудыра, моның сәбәбе дә билгеле - барысын да беләсе, hәммәсенә дә төшенәсе килә аның. Нияз кардәшебезнең hәр елның яз башында Җәмигъ мәчет йортында hәм шәhәребезнең мөселман зиратында өмәләр оештыруы турында да күпләр яхшы белә. Төзекләндерү hәм чистарту эшләренең шактый өлешен нәкъ ул башкарып чыга да инде.

    Нияз кардәшебезгә гыйбадәтле озын гомер, исәнлек, иман ныклыгы, Аллаhы Раббыбызның рәхмәтенә hәм ризалыгына ирешеп яшәргә, тагын озак еллар халкыбызга hәм динебезгә изге хезмәттә булырга насыйп итсен.

    Рәхмәт сүзләре юллап, Роза Рәхимулла кызы, Роза Гусман кызы, Әлфия Фәтих кызы, Рәшит Галимҗан улы, Илдар Әухәт улы, Румия Насыйх кызы, Галия Фәтих кызы, Әлфия Хәмит кызы, Мәрьям Нәсибулла кызы, Нурия hәм тагын бик күп мөселман кардәшләребез.        

Димитровград шәһәре