Силикатныйда күрешү һәм аралашу мәҗлесе

Ярдәмчел, киң күңелле кешеләр - Силикатный бистәсе мeчетенең имам-хатыйбы Мәүлет хәзрәт Баширов hәм аның хәләл җефете Гөлҗиhан апа барыбызны да изге юлга, динисламга oндәп яшиләр.

    Зөлкагъдә аеның беренче көнендә мәчетебездә зур бәйрәм булды. Мәүлет хәзрәтнең хәләл малына үткәрелгән әлеге мәҗлес күрешү, рәхәтләнеп аралашу hәм танышу кичәсенә әверелде. Анда мөхтәрәм кунаклар - дин белгече, җәмәгать эшлеклесе Дамир хәзрәт Сатдинов hәм аның ярдәмчеләре дә катнаштылар. Мәҗлесне Гакыйль хәзрәт Гатауллов Коръән аятьләре уку белән башлап җибәрде. Аннары күп еллардан бирле ислам дине йолаларын hәм гореф-гадәтләрен халыкка җиткерү белән шөгыльләнүче дин әhелләре, аксакаллар вәгазьләр сөйләделәр, Коръән-Кәримнән сүрә-аятьләр укып, татарча мәгънәләрен аңлаттылар, шулай ук милләттәшләребезгә бүләкләр - дини китаплар да тараттылар.

    Без дин сабакларын укып үсмәдек, әниләрдән өйрәнгән догалар белән гомер кичерәбез. Аллаhыга шөкер, хәзер китаплар бик күп, нинди генә календарьлар юк, намаз уку вакытлары hәм вәгазьләр атна саен газетада да басылып тора, ә шулай да, мондый истәлекле очрашулар әйтеп бетергесез шатлык-сөенеч өсти, күңелләрне күтәреп җибәрә, калеблeрне сафландыра. Шуңа да халыкка дини тәрбия бирү, безнең җирлектә традицион исламны җәелдерү нияте белән зур хезмәт куючы хөрмәтле имамнарга hәм милләтпәрвәрләргә Силикатный бистәсе мөселманнары исеменнән олы рәхмәт сүзләре юллыйм.

    Милли ризыклар белән тулы өстәлләр артында дога кылып hәм тәүбә итеп, кунак булганнан соң, диндәшләребез җәмәгать белән өйлә намазын укыдылар.

    Бер күрешү - үзе бер гомер, дип юкка гына әйтмиләр икән шул. Кунакларны озаткач, мәчеттә тынлык урнашты, әйтерсең лә, алар безне үзләре белән бергә алып киттәләр... Шундый очрашулар дин юлына ныклап басарга ярдәм итү белән генә чикләнмичә, бер-беребезне туганлаштыра, якынайта, халыкның бердәмлеген ныгыта.

    Мөмкинлектән файдаланып, Силикатный шәhәр җирлеге башлыгы - депутатлар Советы рәисе Рамил Камил улы Аббазовка да рәхмәт сүзләре ирештерәбез. Тынгысыз йөрәкле, милли җанлы җитәкчебезгә нинди генә сорау яки гозер-үтенеч белән мөрәҗәгать итсәң дә, ярдәм итү мөмкинлеген эзләп таба. Ул - яшь, көчле, дәртле җитәкче, искиткеч тәрбияле гаиләдә туып үскән. Тырыш, булдыклы милләттәшебезгә җаваплы эшендә уңышлар телибез. Шулай ук Газыйм Белялов кебек ярдәмчел, игелекле кешеләребез булганда мәчетебез ишекләре hәрвакыт ачык булыр дип өметләнәбез. Ә Мәүлет хәзрәт белән Гөлҗиhан апага, аш-су осталары Нурхания белән Саниягә күпме генә рәхмәт әйтсәк тә, аз булыр сыман. Аллаhы Тәгалә аларның изге эш-гамәлләрен кабуллардан кылсын, әҗер-савапларын насыйп итсен.

    Хания КӘРИМОВА,

    Силикатный бистәсе.