Маракаевлар - мәрхәмәтле күршеләр

Шәфкатьле, кешелекле Харис Юнис улы белән Нурия Абдрахим кызы Маракаевлар безнең Татар Сайманы авылына Урта Азия якларыннан кайтып урнаштылар. Алар үз көчләре белән йорт төзеп керделәр, хәзер ут күршеләр булып яшибез.

    Тырыш, булдыклы, бөтен яктан да килгән Маракаевлар гаиләсен башка бик күпләргә үрнәк итеп күрсәтәсем килә. Алар авыл халкы белән тиз арада уртак тел таптылар hәм барысы белән дә аралашып яшиләр.

    Харис белән Нурия ярдәмчел, кешелекле, мәрхәмәтле hәм шәфкатьле, иманлы булулары белән аерылып торалар. Алар икесе дә тирә-күршеләренә йорт эшләрен башкарырга, каралты-кураны төзeтергә булышалар, ярдәм сорап килүче кешене беркайчан да кире борып чыгармыйлар. Якындагы күршең - ерактагы ыруың, тырышкан табар - ташка кадак кагар, дип халкыбыз хак әйткән. Әлеге гыйбарәләр күркәм Маракаевлар гаиләсенә бик тә туры килә инде.

    Күршем Харис Юнис улы атна саен мәчеткә җомга намазларына йөри, буш вакытында инеш буена балык тотарга да төшә. Ә уңган хәләл җефете Нурия йорт эчендә, өй тирәсендә иртәдән кичкә кадәр тавык та чүпләп бетерә алмаслык вак-төяк эшләр белән мавыга, кирәк-яракларны тәртипкә китерә. Алар үзебезнең «Өмет» газетасын яздырып алалар hәм яратып укыйлар. Шулай ук әби-бабаларыннан калган гореф-гадәтләрне, ислам дине йолаларын да җиренә җиткереп үтиләр.

    Күршең булса, менә шундый, ягъни кирәк вакытта ярдәм кулы сузардай, ышанычлы hәм тугрылыклы булсын икән. Аллаhы Тәгалә безгә алдагы көннәрдә дә чын күршеләрчә дус-тату, аңлашып яшәргә насыйп итсен.

    Сания БӘШӘРОВА,

    Хезмәт ветераны.

    Татар Сайманы авылы.